«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Хезмәт күрсәтү

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте дини-әхлак чараларын  гына түгел,  халкыбызның гореф-гадәтләрен, йолаларын саклауга, аларны үстерүгә дә зур игътибар бирә. Әлеге  юнәлештә никах уку һәм балага исем кушу йолалары өчен  Үзәк җәмигъ мәчетендә барлык мөмкинлекләр дә тудырылган.

Исем куштырырга, никах укытырга һәм дини бәйрәм-мәҗлесләр үткәрергә теләүчеләр өчен безнең адрес:

Әлмәт шәһәре, Ш.Мәрҗәни урамы,  82 А йорт,

8-917-472-22-90  -  Исмәгыйль хәзрәт.