«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә

Гаилә - ул үзе бер җәмгыять, кеше анда үсә, шәхес булып формалаша. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Габдрахман авылында оештырылган “Гаилә учагы” исемле чарада сүз күркәм гаилә серләре турында барды. Аның изге Рамазан аенда узуы бер дә очраклы түгел. Чөнки ислам динендә бәхетле гаилә нигезләре бик төгәл аңлатылган, һәр гаилә әгъзасына аерым бер бурычлар йөкләнгән. 

Авыл җирлеге башлыгы Ө.Усманов залдагыларны сәламләп, Габдрахманда гореф-гадәтләрне саклап яшәүче, башкалар өчен үрнәк булырдай гаиләләрнең күп булуын, авылда дини чараларның еш үткәрелүен билгеләп үтте. Ул шулай ук авылга даими ярдәм күрсәтүче депутатлары Ш.Ф.Тахаветдиновка рәхмәт сүзләрен җиткерде.

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе ярдәмчесе Исмәгыйль хәзрәт Биккинин Рамазан ае фазыйләтләренә тукталып: “Гаилә - тормышыбызның нигезе, дәүләтебезнең киләчәге, тату гаиләләр - җәмгыятьнең тотрыклылыгын тәэмин итә”, - диде. Авыл имамы Илмир хәзрәт үз чиратында гаилә кору, балалар тәрбияләү зур җаваплылык соравына басым ясады.

Ислам дине никахны - җанны тынычландыру чарасы итеп күрә. Ул ир белән хатынның бер-берсен яратып, ихласлык белән тормыш коруыдыр. Ир белән хатынның берләшүе - тирә-якка иминлек, тынычлык бөркеп торучы, бер-берсен аңлау һәм үзара мәхәббәт, мәрхәмәт, ягымлылык хисләре белән тулы булган гаилә төзүе ул.

Гаилә тормышын алып барганда бер-беребезгә карата рәхимле-шәфкатьле булырга тиешбез. Пәйгамбәребезнең бер хәдисендә: "Кем үзе рәхимле-шәфкатьле булмаса, Аллаһы Тәгалә аңа карата да рәхимле-шәфкатьле булмас”, - дигән.

 “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Л.Зарипова авылда үрнәк, пар канатлы, бер-береннән башка яши алмаучы, бер-берсен кайгыртып, яратып, шатлыкларын да, кайгыларын да бергә уртаклашып яшәүче матур гаиләләрнең күп булуына сөенүен белдерде. Төркия кунагы - Коръән-хафиз Һарун Улу, мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Наилә Зыятдиновалар да әлеге чараның әһәмиятле булуын искәртеп уздылар.

Кичә барышында Төхвәтуллиннар, Галләмовлар гаиләләре үзләренең гореф-гадәтләре, тәрбия ысуллары белән уртаклаштылар.

Әйе, гаилә нык булса гына, тормыш та ямьләнә шул. Гаиләдә һәрвакыт туры юл күрсәтүче, шәфкатьлелек орлыкларын иңдерүче, үзара мөнәсәбәтләрне җайлаучы ялкын булырга тиеш. Гаиләдәге үзара мөнәсәбәтләр бер-береңә мәхәббәт, ышаныч, үзара аңлашуларга нигезләнә. Бары шул чакта гына гаиләдә һәркем үзен чын мәгънәсендә бәхетле итеп тоя ала.

Мөнәҗәтләр әйтү, дини викторина сорауларына җавап бирүләр белән дәвам иткән әлеге күркәм чара мул табын артында ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.