«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәт үзәк мәчетендә «Матур вәгазь» конкурсы узып китте

Аны Әлмәт мөхтәсибәте мәчетләрдә дини дәресләр алып баручы укытучылары арасында үткәрде. Хөрмәтле абыстайларны җылы сүзләре белән Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. -Иң беренчесе, сез үзенең йортларында, гаиләләрендә матур вәгазь белән балаларга, оныкларга нәсыйхәт бирергә тиешле, шулай үк сезнең үрнәк, тәҗрибә һәм гыйлем башка кешеләргә дә файда Аллах Тәгәлә ярдәме белән китерәячак, - диде мөхтәсиб. 
Катнашучы апалар үз вәгазьләрне бик матур, оста сөйләделәр. Чыгышлар иман китерү, гыйлем алу, телне саклау, гайбәт һәм бүтән начар гамәлләр кылану зыяны, рамазан ае кыйммәте һәм башка актуаль темаларга багышланган иде. 
Барлык катнашучыларга да дипломнар әзерләделәр. Конкурс чәй табыны артында дәвам итте.