«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәт Үзәк мәчеттә викторина нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды

27 гыйнвар көнне Үзәк мәчеттә танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу сәбәпле оештырылган викторина нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды.
Викторинада 60 якын кеше катнашты. Катнашучылар Әлмәт һәм башка районнардан үз эшләрне комиссиягә җибәрделәр.
Тантаналы чара Коръән укуы белән башланды. Катнашучыларны Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей җитәкчесе Диләрә Гыймранова мөгаллим турында чыгыш ясады һәм викторина сорау- җавапларны аңлатты. Сүз мөхтәрәм кунакларга да бирелде.
Бүләкләүдә викторинада җиңүчеләрне һәм призерларны тәбрикләделәр. Аларга акчалата сертификатлар, китаплар, дипломнар тапшырдылар.