«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Галим турында яхшы беләсезме?

Быел танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тула. Әлеге уңайдан Әлмәт мөхтәсибәте Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей белән берлектә галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында викторина игълан итә.
Викторина сорауларына җавапларны 25 гыйнварга кадәр Әлмәтнең Үзәк мәчетенә (Мәрҗани урамы, 82а), «Әлмәт таңнары» редакциясенә (Мәрҗани урамы, 82) алып килергә яки almet-islampress@mail.ru электрон адресы буенча юлларга кирәк. Хатта исем, фамилия, әтиегезнең исемен, телефон номерыгызны күрсәтергә онытмагыз.
Нәтиҗәләр ясаган вакытта сорауларга җавапның ни дәрәҗәдә тулы булу-булмавы да исәпкә алыначак. Җиңүчеләрне һәм призлы урын алучыларны кыйммәтле бүләкләр көтә. Тантаналы бүләкләү 27 гыйнвар көнне Үзәк мәчеттә узачак.
 

Сораулар:

  1. Ризаэддин Фәхреддиннең паспорты буенча туган көне кайчан?
  2. Ризаэддин Фәхреддиннең атасы һәм анасы кемнәр?
  3. Р.Фәхреддин үзенең ничә буын бабасын белгән?
  4. Тарихи легендаларда Р.Фәхреддиннең кайсы бабасы Кичүчат авылына нигез салган диелә?
  5. Р.Фәхреддин беренче сабакларны кемнән ала?
  6. Беренче тапкыр мәдрәсәгә кайда һәм кайчан бара?
  7. Р.Фәхреддиннең беренче рухи остазы дип кемне атый? Ни өчен?
  8. Түбән Чыршылы мәдрәсәсендә ничә ел укый?
  9. Кайда һәм кемдә имтихан тапшыра?
  10. Р.Фәхреддиннең имам итеп билгеләнгән вакытын һәм урыннын әйтегез.
  11. Риза казый кем ул? Аның казыйлык иткән елларын атагыз.
  12. 1894 елда һәм 1897 елда Падишаһ әмере белән Р.Фәхреддин  нинди бүләкләргә ия була?
  13. Р.Фәхреддин өчен 1906 ел нинди уңышлар алып килә?
  14. “Әдип вә галимнәре булмаган кавем ..., мәшһүр кемсәләрен оныткан халык ..., әдәбияты булмаган милләт ...”. Күпнокталар урынына тиешле сүзләрен куегыз. Р.Фәхреддиннең кайсысы хезмәтендә язылган бу фикер.
  15. Р.Фәхреддин кайчаннан башлап журналистика белән кызыксына?
  16. Р.Фәхреддингә журналистикада эшләргә кемнәр этәргеч бирә?
  17. Р.Фәхреддиннең мәкаләләре нинди газета-журналларда бастырыла?
  18. Р.Фәхреддиннең нинди псевдонимнарын беләсез?
  19. Р.Фәхреддиннең тәрбия темасын яктырткан хезмәтләрен атагыз.
  20. Р.Фәхреддинне тарихчы галим буларак таныткан хезмәтләренең исемнәрен атагыз.
  21. Р.Фәхреддиннең тормыш юлын, эшчәнлеген, мирасын совет чорында кемнәр өйрәнгән?
  22. Р.Фәхреддиннең басма һәм кульязма мирасын никадәр дип уйлыйсыз?
  23. Р.Фәхреддин мөфти вазыйфасында кайда һәм нинди вакыт аралыгында башкара?
  24. Мөфти булган вакытында дөнья күләмендә билгеле булган нинди эшләр башкара?
  25. Р.Фәхреддин Мәккә шәһәренә кайчан һәм кемнәр белән бара?
  26. Р.Фәхреддиннең шәхес булып формалашуында кемнәр үз өлешен керткән дип уйлыйсыз?
  27. “Ата вә анагызны, якын кардәшегезне ничек сөйсәгез – милләтегезне шулай сөегез, милләтегез өчен хезмәт итүне җаныгызга зур табыш дип санагыз,” - диелгән сүзләр галимнең кайсысы хезмәтеннән алынган? Народ свой почитайте как отца и мать, как близких своих друзей, а служение народу воспринимайте как большое обретение для своей души.
  28. Р.Фәхреддиннең “Сәлимә, яки Гыйффәт” әсәрендә Сәлимә исемле кыз нинди телләрне белгән, кайсы шәһәрләрдә булган?
  29. Р.Фәхреддиннең китаплары үзе исән вакытында кайсысы шәһәрләрдә, нинди типографияләрдә бастырылган?
  30. “Гыйлем һәм тәрбиядән мәхрүм калган хатынның тышкы кыяфәте алтын, алмаз, ефәк, мәрҗан, атлас белән зиннәтләнсә дә, ислам күзлегеннән чыгып караганда, ул кеше саналмас, бәлки магазинда торган кием маникеныннан аерылмас,” - дип Р.Фәхреддин кайсы хезмәтендә язган? Женщину, обделенную просвещением и воспитанием, но щедро украшенную золотом, алмазами и шелками, с точки зрения Ислама трудно счесть за человека, ведь она мало чем отличается от манекена в магазине.
  31. Р.Фәхреддиннең “Әсма, яки Гамәл вә җәза” хезмәтенең төп героинясы - Әсма кемнәр тәрбиясендә үсә, формалаша?
  32. “Милләт хәлен яхшырту эше, ут капкан йортның ялкыны шикелле бер сәгатьтә таралмый, бәлки яз көнендәге чәчәкләр кебек, бер-бер артлы, акрын-акрын гына барлыкка килә һәм соңыннан бар халыкны сөендерерлек дәрәҗәгә җитә,”-  диелгән сүзләрне касысы хезмәтендә очратырга мөмкин?
  33.  Р.Фәхреддин соңгы тапкыр кайда, кайчан, кемнәр белән фотога төшә?
  34. Р.Фәхреддиннең исемен мәңгеләштерү ниятеннән чыгып нинди эшләр башкарылган?
  35. Р.Фәхреддин мемориаль музеенда саклана торган галимнең шәхси “Коръән” китабы ничәнче елда, кайда бастырылган?