«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

«Хаҗ турында беләсеңме?»

Үзәк мәчеттә «Хаҗ турында беләсеңме?» дини викторинасына йомгак ясалды. Аны «Әлмәт таңнары» almet_tannary газетасы редакциясе белән берлектә Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте almet_islam уздырган иде. Викторинада шәһәр халкы да, авылларда яшәүчеләр дә актив катнашты. Комиссия бәйгегә юлланган җавапларның тулаем төгәл, тирән булуын билгеләде. Сорауларга аеруча да тәфсилле җаваплар язган Резедә Рафикова (Мәмәт авылы) белән Вәсилә Вәлиева (Әлмәт) викторина җиңүчеләре дип игълан ителде. Аларга Үзәк мәчет каршындагы кибетләргә сертификатлар һәм истәлекле бүләкләр тапшырылды.