«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

«Уф!» диеп тә әйтәсе булма!

30 сентябрь һәм 1 октябрь Әлмәттә әти-әниләргә ярдәм итү көне дип игълан ителде. Әлеге изге акция яшь буынга әти белән әнигә карата яхшы мөнәсәбәттә булырга һәм хөрмәт белән карарга кирәклекне тагын бер кат искә төшерүгә юнәлтелгән, шулай ук барлык өлкәннәргә дә игътибар күрсәтергә, ярдәм итәргә чакыра.

Исламда әти-әниләргә нинди урын бирелә? Коръәндә «Әти-әниең белән тупас сөйләшмә, беркайчан да аларга «Уф!» дип әйтмә, җикеренмә, икесенә карата да күркәм мөгамәләдә бул» диелә. Аллаһы Тәгалә, беренче карашка, бик гади тоелган әлеге сүзгә игътибарны җәлеп итә һәм әти-әнигә карата кулланмаска куша икән, аларны тыңламау, каршы килү, ярдәм итмәү кебек ямьсез күренешләр турында ни әйтергә мөмкин? Әлбәттә, иманлы кеше беркайчан да дорфа кыланмый, каты бәгырьле булудан саклана һәм Аллаһы Тәгаләгә каршы бармый. Моннан тыш, әти-әнисен хаклап яшәмәүчеләрнең тормышта уңышсызлыкка дучар булулары, җәмгыятьтә ихтирам яуламаулары да мәгълүм. Ахыр чиктә алар үзләре үк балалары тарафыннан рәнҗетелергә мөмкин.

Әти-әни – ул Раббыбызның кодрәте, адәм балаларын зурлавы, хәер-фатихасы. Алар исән чакта һәммәбез дә кадерле кешеләребезгә мәрхәмәт һәм рәхим-шәфкать күрсәтеп, көн саен әҗер-саваплы булу мөмкинлегенә ия без. Авырмы бу? Кайгыртучан, яхшы күңелле һәм олы йөрәкле кеше өчен бу һич кенә дә катлаулы түгел. Үзеңдә бу сыйфатларны тәрбияләү өчен берничә тәкъдим-киңәшне хәтерегезгә салып куегыз.

1. Рәхмәтле булыгыз! Бик еш кына әти-әниләрнең безнең иминлек өчен нинди юлларга барулары турында онытабыз. Бала аларның гамәлләрен тиеш дип кабул итә, үсеп җиткәч исә алар хакында гел оныта. Әгәр дә йөрәгегез рәхмәтле булырга өйрәнә икән, әти белән әни өчен мөмкин булмаганны да эшләп, сөендерәсе килү теләге уяначак.

2. Киңәшләр сорагыз! Нинди яшьтә булуыбызга да карамастан без үзаллы булырга тырышабыз. Әмма еллар үткән саен, әти-әниебезнең зирәк киңәшләренә мохтаҗ булуыбызны ныграк аңлый башлыйбыз. Алардан киңәш сорап, без әти белән әнигә ышанычыбызны күрсәтәбез, ә бу алар өчен бик кыйммәт.

3. Ярдәм итәргә әзер булуыгызны күрсәтегез! Яшь чакта көч-кодрәте ташып торган әти-әниләргә олыгайган саен физик эшләр авыррак бирелә. Әмма алар балаларына комачауламас өчен һәрвакытта да ярдәм сорап мөрәҗәгать итми. Безнең бурыч – әти-әниләргә һәрчак булышу, тормышларын җиңеләйтү.

4. Кунакка барыгыз, сәбәпсез дә шалтыратып торыгыз! Уйлап карагыз әле, сез әти-әниләрегез белән нинди очракларда аралашасыз? Мөгаен, күпләрегез балаларыгызны калдырып китәргә яки көнкүрештә берәр төрле ярдәм кирәк булганда гына шалтыратадыр. Әмма әни кеше өчен кызы-улының сәбәпсез генә шалтыратып, хәлләрен сорашуы зур шатлык булыр иде. Чәй янына күчтәнәч, хөрмәт йөзеннән чәчәкләр белән кунакка килү исә аеруча да кәефен күтәрәчәк – бәхет өчен күп кирәкми ич!

5. Әти-әниегез өчен дога кылыгыз! Коръәндә шундый юллар бар: «Әти-әниеңә шәфкатьле, игелекле бул һәм әйт: Аллаһы Тәгалә! Кичер аларны, алар миңа гомер биргән». Әти-әни өчен дога кылу – бала тарафыннан мөмкин булган иң зур файдалы гамәлләрнең берсе. Кадерле кешеләребез исән чакта гына түгел, бакыйлыкка күчкәч тә, бу хакта онытырга ярамый. Хәдистә болай диелгән: «Кеше фани дөньядан киткәч, аның гамәлләреннән бары тик өчесе генә кала: хәйрия җимешләре, белеме, аның өчен дога кылучы баласы» (Мөслим).

Хөрмәт белән Фәһим хәзрәт ӘХМӘТҖАНОВ,

Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе