«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәт мөхтәсибәте «Күңелем синең белән, мәчет!» шигырьләр бәйгесе игълан итә

Әлмәт районының һәр мәчете матур! Нефтьчеләр башкаласының йөзек кашы булган Үзәк мәчет тирә-якка ямь биреп, балкып тора. Һәр мәчетнең күккә ашкан манаралары урамнарны бизи, авыл һәм шәһәр өстенә таралган азан тавышыннан җанга тынычлык иңә. Һәркемнең күңеленә аеруча якын булган мәчете бар... Әлеге бәйге үз хисләреңне, уй-фикерләреңне шигъри юллар аша җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек!

Иҗади көрәштә теләге булган һәркем катнаша ала, яшь аралыгы чикләнмәгән. Бәйгегә татар, рус, инглиз телләрендә язылган шигырьләр кабул ителә.

Шигырьләрне быелның 15 октябренә кадәр almet-islampress@mail.ru электрон адресына юлларга кирәк. Шулай ук Риза Фәхреддин исемендәге Үзәк мәчеткә (Әлмәт шәһәре, Ш. Мәрҗани урамы, 82а) почта аша яки шәхсән китереп бирү мөмкинлеге дә бар. Хатта исем-фамилия, авторның яше, элемтә өчен телефон номерын язарга да онытмагыз.

Жюри әгъзалары сайлап алган өч иң яхшы шигырь авторын Әлмәт мөхтәсибәтеннән кыйммәтле бүләк көтә.

Бәйге турында яңалыклар http://almat-islam.ru сайтында һәм мөхтәсибәтнең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында урнаштырылып барачак.