«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәтлеләр Коръән бәйгесенә чакырыла

Әлмәттә Коръән укучыларның төбәк бәйгесенә сайлап алу туры уздырыла. Анда яшьләренә бәйсез рәвештә Изге Коръәннең 28, 29, 30 нчы җүзен тәҗвид кагыйдәләре нигезендә яттан белгән ир-атлар чакырыла. Сайлап алу туры 21 гыйнварда шәһәрнең үзәк мәчетендә өйлә намазыннан соң 12 сәгать 30 минутта үткәрелә. Таләпләр дә бар. Бәйгедә катнашучы коръән-хафиз булырга тиеш түгел һәм аның татар телен белүе, биредә теркәлеп яшәве зарур. 
Сайлап алу турында җиңүче Азнакайда узачак төп этап бәйгесендә Әлмәт районы данын яклап чыгыш ясаячак. Төбәк бәйгесен республиканың Диния нәзарәте, көньяк-көнчыгыш төбәк казыяте, Азнакай мөхтәсибәте һәм муниципалитеты белән берлектә Шакировлар гаиләсе оештыра. 
Бәйгедә җиңүче хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Икенче урын алучыга кече хаҗга юллама, өченче урынга ия булучыга ноутбук тапшырылачак. Моннан тыш кызыксындыру призлары да каралган.