«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәт делегациясе Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчетенә барып кайткан

Күренекле галим, мәгърифәтче, җәмәгать эшлеклесе, дин белгече Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 158 ел тулу уңаеннан Уфа шәһәренең "Ихлас" мәчетендә җомга вәгазе укылды, түгәрәк өстәл артында кызыклы очрашулар үткәрелде. 

Әлеге чарада Әлмәт  районың  имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, Әлмәт шәһәренең башкарма комитетында дини һәм иҗтимагый оешмалар белән эшләү бүлеге секторы мөдире Мөхәммәтганиев Давыт Азат улы, Р.Фәхреддин мемориаль музее җитәкчесе Гыймранова Диләрә Габдлкави кызы катнашып, Уфа шәһәрендә яшәүче халык белән аралашып, фикер алышып кайттылар. Очрашуда Уфа галимнәре, зыялылары, укытучылары, дин әһелләре, җәмәгать эшлеклеләре, журналистлар актив катнашты.

Р.Фәхреддиннең тормыш юлы бик күп кешегә гыйбрәт алырлык, язган хезмәтләре һәркемгә аңлаешлы һәм кирәкле, калдырган кульязма мирасын әле өйрәнәсе дә өйрәнәсе. Рәсәй данын еракларга таныткан, дөнья күләмендә билгеле һәм кирәкле гамәлләр кылган галимнең эшчәнлеге турында, аның мирасын халыкка җиткерү хакында фикер алышу бер очрашу кысаларында гына сыеп бетә алмый. Мондый очрашуларны башка шәһәрләрдә, авылларда дәвам итү кирәкле, – мондый фикер нәтиҗәдә булды.

Әлмәт делегациясе җылы итеп каршы алган Уфа халкына, шәхсән "Ихлас" мәчетенең имам-хатибы Мөхәммәт хәзрәт Гәлләмовка күп рәхмәтләрне белдерделәр.