«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәт мөхтәсибәтенең хоккей командасы һәвәскәрләр лигасы турнирында өченче тапкыр җиңү яулады

Гыйнвар башында Әлмәттә 2016-2017 елгы сезонда Әлмәтнең «Нефтяник» хоккей командасы Кубогына ТР көньяк-көнчыгышының һәвәскәрләр командалары арасында алкалы хоккей буенча традицион ярышлар старт алган иде. Әлмәт мөхтәсибәте командасы турнирда чыгышын ике җиңүдән башлады: «Искра» командасы хоккейчыларын 11:5 исәбе белән җиңделәр, Мөслим командасы белән уенда егетләргә техник җиңү язылды – 5:0. Шушы көннәрдә Әлмәт мөхтәсибәте командасы бозда «Әлмәт» командасы белән очрашты. Уенчылар тупланганлык, бердәмлек, җиңүгә ихтыяр, чын спортчыларча дәрт-омтылыш күрсәтеп, көндәшләрен 11:0 исәбенә тар-мар иттеләр. Киләсе матч 21 гыйнварда булачак. Анда егетләрне «Эфес» командасы белән очрашу көтә.