«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәттә Мәүлид бәйрәме шәһәр дәрәҗәсендә уздырылды

"Нефтьче" мәдәният сараенда пәйгамбәребез Мөхәммәднең туган аена багышланган тантаналы бәйрәм чарасы үтте. Анда мөфтият вәкилләре, республикабызның мөхтәсибләре, Әлмәт районы имамнары, мәхәллә халкы һәм укучылар катнашты. Әлеге бәйрәмне Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырды.

Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдарова әлмәтлеләрне һәм кунакларны районыбыз башлыгы  Айрат Хәйруллин исеменнән бәйрәм белән тәбрикләде. Наҗия Мисбах кызы Әлмәт районы мөхтәсибәтенә мәгърифәтчелек эшен зур дәрәҗәдә алып баруы өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин  Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның тәбрикләвен җиткерде һәм аның исеменнән районыбыз башлыгы урынбасары Наҗия Хәйдарованы һәм мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Сирена Җиһаншинаны Рәхмәт хатлары белән бүләкләде.

Республикабызның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев пәйгамбәребез Мөхәммәднең барлык кешелеккә үрнәк булуын ассызыклады. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Мәүлид бәйрәменең әһәмияте турында сөйләде. "Мәүлид бәйрәме пәйгамбәребез Мөхәммәдне  искә алып, аның күркәм холкы, изге гамәлләре турында бәян итүче, халкыбызның матур гореф-гадәтләрен искә төшерүче һәм мөселманнарны берләштерүче чара булып тора", - диде ул. Бәйрәмдә яшь талантлар тарафыннан башкарылган мөнәҗәтләр яңгырады.