«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәт мәктәбендә «Əдəп төбе – матур гадəт» дигән очрашу узды

20-нче мәктәбендә уздырылган чарада Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Рузиль Ихсанов катнашты. Очрашуда укучылар «Тəрбияле бала» (авторы – Риза Фәхреддин) китабыннан алынган цитаталар белән чыгыш ясадылар, шулай ук зарарлы гадәтләрен зыяны турында сөйләделәр. Рузиль Ихсанов үз сөйләмдә ата-аналарны, бер-берсен хөрмәт итү турында фикерләрен җиткерде.