«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

6 нчы мәхәллә мәчете - "Бигәш" мәчете

Үзәкләшкән дини оешма - ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте- Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте - Мөселманнарның җирле дини оешмасы - 6 нчы мәхәллә мәчете.

Имам – Рәзиф хәзрәт Фәтхуллин.

Адрес: Әлмәт шәһәре, Макаренко ур, 14

Телефон: 38-49-75, 35-67-27, 8-904-768-16-24

Бигәш  авылы   Әлмәт   шәһәре  белән кушылып бетү нәтиҗәсендә, авыл советының да эшчәнлеге туктала.  Хәзер ул авыл буларак түгел, Совет урамынын бер очы итеп санала.

Р.Рафикова һәм Ә.Ямаеваларның мәгълүматларына караганда,  Бигәш  авылында ике   мәчет  булган. Беренче мәчет 1719   елда   ук   салынган, 1792 елда мәдрәсә   ачылган. 1859  елда Бигәштә  Җәмигъ мәчете ,  биш   вакыт  намаз уку  мәчете дә (манарасыз   мәчет)  булган. Беренче   мәхәллә  мәчетенең   1801 елдан   эшләве  мәгълүм.  Ул 1829,  1863,  1874,  1899  елларда  яңартылган.  

Икенче  мәчет  исә 1902  елда  төзелә.  Ләкин кызганычка каршы 1930 еллар ахырында Бигәш мәчетләре дә яшәүдән туктый.   Район башкарма комитеты вәкиле С.Шәйдуллинның мәчетне ябу турындагы карары буенча анда  1939 елда  мәдәният  йорты  ачыла. Икенче  мәхәллә мәчетен ябу һәм анда мәктәп ачу турындагы карарга ТАССР Югары Советы президиумы рәисе Динмөхәммәтов һәм сәркатибе Якуповлар  кул   куйган булган.

1991 елларда да әле җыелышып намаз укырга теләүчеләр төрле кыршылыкларга очрый. Шулай да Бигәшнең иманлы кешеләре югалып калмыйлар, өйләрдә җыелып җомга намазы укыйлар. Дин тотучы мөселманнарны бер мәхәлләгә җыю көнүзәк мәсьәләгә әйләнә.

1994 елның  16 сентябрендә  Бигәштә  6 нчы  мәхәллә  оеша. Аның рәисе  итеп  Җәмил  Сәхапов,  имам  итеп  Хөсәен   Сибгатуллин  сайлана.  Соңыннан  мәхәллә  имамы итеп Әбүзәр  хаҗи  Хәсәнов  билгеләнә. Мәхәллә алдына мәчет төзү бурычы да куела. Мәчет  төзү   эшенә  Ильяс  Кашапов, Җитез  Сәхапова,  Әбүзәр  хәзрәт,  Мансур  Габдуллиннар,  предприятие-оешма җитәкчеләре   бик теләп кушыла . Мәчет  проектын исә фотограф Самдун  Фәрхетдинов  ясый.  Проектны  Марсель Шакиров  башкарып чыга.

1996 елның  26 октябрендә  мәчетнең  нигезенә  таш  салына. Аны салу тантанасында төзеләчәк гыйбадәтханәгә “Бигәш” мәчете дигән исем бирелә.

1999 елның  16 гыйнварендә “Бигәш” мәчете   тантаналы шартларда ачыла.

Әлеге мәчетне төзүгә   өлеш   кертүче - Әлмәт  милли  хәрәкәте  (Марсель  Зиннәтулла),   Камил  Галиев,  Рафыйк  Мөбәрәкшин,  Вячеслав  Чичков,  Рафис  Вәлиев, Шәех  Гарифуллин, Равил  Һидиятуллин,  Миңнегаян  Биктимеров,  Радмир Әфләтунов, Ардинат  Нугайбеков, Нил  Фәрхетдинов  һ.б. өлеше зур булуын билгеләп үтми мөмкин түгел.

2004 елның  октябрендә  биредә  мәдрәсә дә  ачыла. Аны ачуда Рөстәм Мөхәммәдиев, Равил  Җәләев, Ардинат  Нугайбеков,  Илшат  Вәлиуллин, Радик  Әфләтунов,  Җәүдәт  Харис  улы  һ.б.  булыша.

2006 елдан мәчеттә имам-хатыйб булып Разыйф  хәзрәт эшли. 

Материал Д.Гарифуллинның  “Герәнтау  итәгендә” исемле  китабындагы мәгълүматлар буенча әзерләнде.