«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

“Зиннур” мәчете

Үзәкләшкән дини оешма - ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте - Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте -  Мөселманнарның җирле дини оешмасы  - “Зиннур” мәчете мәхәлләсе.

Имам – Азат хәзрәт Хәмитов.

Адрес: Әлмәт шәһәре, Төхвәтуллин ур., 51А.

Телефон: 30-06-97, 37-08-58, 8-917-273-00-20.

Әлмәт шәһәренең Шоссе һәм Рафаил Төхфәтуллин  урамнары  кисешкән   юл  чатында  ерактан  тирә-юньгә  нур  өстәп  “Зиннур”  мәчете балкып тора.  Аны “Зиннур мишәрләре”, “Байлар мәчете” дип тә йөртәләр.

  Әлеге гыйбәдәтханәне төзүне башлап йөрүчеләрдән булып  Зиннур Шәйхетдинов тора. Ул  “Дуслык” нефть үткәргечендә  эшләп  лаеклы  ялга  чыккач,   “Зәй”  кафесы  бинасына  урнашкан  мәдрәсәдә   укып,  үзе   яшәгән  мәхәлләдә   мәчет  ачарга   янып-көеп  йөри.   Дус-ишләре,  туганнары  белән  киңәшләшә,  ләкин  берсе  дә,  аның  өмет  хыялларын   чынлап  торып  кабул  итми.  Беркөнне  гаҗәеп  төш  күрә  ул.  Бабасы   Шәйхетдин  әтисе  Нуретдин  белән  урманнан  бүрәнә  ташып  гыйбадәтханә  салып  маташалар,  ярдәмгә,  әллә  кемнәрнең  исемнәрен  әйтеп   дәшәләр  имеш.  Моны нәрсәгә дә юрарга белми ул.   Зиннур абый  төшнең   мәгънәсен  тиз  аңлый.  Шәйхетдин бабай атаклы Кизләү  мәдрәсәсендә  укыган  уллары  Нуретдин  белән  Кыяметдингә  икәүләшеп  мәчет  салырсыз  дигән  түгелме  соң  әле?  Шәйхетдин  бабайның  изге  хыялын   балалары  түгел,  ә  оныгы  Зиннурга,  бер  гасырга  якын  вакыт  узганнан  соң  гына  тормышка   ашырырга  насыйп   була.  Шул  бер   кешенең   оста   оештыруы  бәрәбәренә  2000-2001 елларда  ике  катлы  мәчет-мәдрәсә  сафка  баса.  2001  елның  14 декабрендә   мәчет   тантаналы шартларда ачыла.  

      Мәчетнең  архитекторы Рамил  Хәлиуллинга   проектны төзү җиңел булмый. Төзелешкә  бирелгән  мәйданның  кысынрак булуы  һәм  автотранспорт  күп  йөргән  ике   юл  чатында  урнашуы,  икенчесе,  халыктан  кергән  хәйрия  акчасына   җибәрелгән  төзү  материалларының  билгеләнгән  бер  күләмдә   генә   булуы  киң  колач   җәеп   эшләүне  чикли, әлбәттә. 

   Мәчет төзелешенә "Татнефть"  ААҖ,  “Татойлгаз”,  СМП  “Нефтегаз”,  “Елховнефть», “Татех”, җирле хакимият , УТТ-3  ,  АЗЖБИ    һәм башка күп  оешма-предприятиеләр, шулай ук түбәндәге    милләттәшләребез:  Зиннур  Шәйхетдинов,  Имаметдин  хаҗи  Кәримов,  Мөнәвир  хаҗи  Сафиуллин,  Хәйдарҗан  хаҗи  Гайниев,  Юныс  хаҗи  Габбасов,  Рафыйк  Гайниев,  Габдулла  Таҗиев,  Фаил  Хәбибуллин,  Рәфкать  Шаһитов,  Михман  хаҗи  Ногманов,  Гыйльмулла  Сафиуллин,  Азат  һәм  Марат  Шәйхетдиновлар,  Рәис  Галләмов,  Ринат  Азизов,  Фәрит  Хөсәенов,  Закирҗан  һәм  Котдус  бабайлар,  Мөхлисә  абыстай  һәм  тагын  ике  дистәләп  дин  кардәшләребез зур өлеш кертәләр. 

    Зиннур  ага  Шәйхетдинов мәчеттә  мөтәвәлли  вазыйфасын  башкара. 2008 елда  районда  үткәрелгән   хәйрия  бәйгесендә  мөселманнар   арасыннан  иң  беренче  урынга   лаек  булып  Әлмәт   муниципаль   районы   башлыгы  Р.Әбүбакиров   тарафыннан  медаль  һәм  истәлекле  грамота  белән  бүләкләнә. Ул  ятим  балаларга  һәм  инвалидларга   һәрдаим  ярдәм  итеп  тора.  Мөәзиннәре  -  Рәфкать  Шаһитов. Бүгенге көндә биредә имам-хатыйб булып Азат Хәмитов эшли.

 2013 елда шул мәчет янәшәсендә генә “Гөлсинә” исемле мәдрәсә ачылды. Ул Зиннур аганың озак еллар урын өстендә ятучы кызы Гөлсинә теләге белән атасы тарафыннан төзелде.

        Материал Дамир Таҗиның “Зиннур” мәчете исемле дини-тарихи публицистик  язмалары ярдәмендә әзерләнде.