«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Зиратка йөрергә кирәкме?

«Сез барыгыз да Минем тарафыма кайтарылачаксыз», - ди Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә. Чыннан да, безнен барчабызның да бара торган урыны бер – ул бакыйлык дөньясы, мәңгелек дөнья.

Җир шарында адәм баласы көн дә үзенең туганын, якынын, иптәшен Ахыйрәткә озата. Без һәрвакыт үзебезнең әле генә янәшәбездә булган кешебезне үз кулыбыз белән гүргә салабыз. Кыямәт көненә кадәр булган вакытчан йортыбыз зиратларга көн дә кемне дә булса калдырып китәбез. Сөекле Пәйгамбәребез галәйхи сәлам әйткән: «Кешене зиратка өч нәрсә озата: туганнары, байлыгы, гамәлләре. Икесе кире әйләнеп кайта, бары тик гамәлләре генә үзе белән кала». Яшерен түгел, бу барчабызның да бара торган йорты. Кешенең тормышыннан аерып булмый ул нәрсәне, һәрберсенең бу дөньясы зират белән тәмамлана. Һәм еш кына шундый бер сорау белән очрашырга туры килә: «Зиратка йөрергә ярыймы?», «Зиратта нәрсә эшләргә ярый, ә нәрсә ярамый?» 

Бу сорауларга ачыклык кертеп китик. Сөекле Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйхи сәлам үзенең хәдис шәрифендә шулай әйтеп калдырды: «Ләззәтләрне киметүче әйберне ешрак искә төшерегез». Нәрсә соң ул ләззәтләрне киметүче әйбер, дип сәхәбеләр сорагач: «Ул – үлем», - дип җавап кайтара иде Аллаһының илчесе. Рәсүлебез галәйхи сәлам башка бер хәдисендә: «Зиратларга барыгыз», - дип әйтеп калдырды. Көннәрнең берсендә Мөхәммәд пәйгамбәр галәйхи сәлам үзенең әнисенең каберенә килгәч, елый башлый һәм аның янәшәсендә булганнар да шулай ук күз яшьләрен тыя алмыйлар. Рәсүлебез шунда әйтә: «Каберстанга килегез, мәетләрне зират кылыгыз, ул сезгә үлемне искә төшерер». Зиратка кергәндә «Әссәләму галәйкум йә әхлә дийәр, үә иннә ин шә Аллаху бикум ләхикун», дигән сүзләрне әйтеп керергә кирәклеген аңлатып калдыра рәсүлебез галәйхи сәлам. Ошбу сүзләрнең аңлатмасы мондый: «Ий, ошбу йорт әһелләре! Сезгә Аллаһының сәламе ирешсен, озакламый без дә сезнең белән бергә булачакбыз». Мөхәммәд пәйгамбәребез галәйхи сәлам үзенең сәхәбиләрен алып Бакыйг исемле зияратка бара иделәр, анда пәйгамбәребез мәетләр өчен дога кыла торган булган. 

Кеше өчен кече Кыямәт кабергә кергәннән соң башлана, яисә ул җәннәт бакчаларыннан бер бакча була яки, киресенчә, җәһәннәм чокырының бер чокыры. Аллаһ тәгалә җәһәннәм утларыннан безне саклый күрсен! Каберендә кеше олы Кыямәт көнен көтә, Хисап көнен, өч сорауга җавап бирсә, алдагы хисап җиңел булыр. «Раббың кем, динең нинди, пәйгамбәрең кем?» дигән сораулар кабердә бирелә, иң беренче, авыр булган имтихан шунда алына. Рәсүлебез әйтеп калдырды: «Кеше бу дөньядан киткәч, аның гамәл дәфтәрләре ябыла, мәгәр өч нәрсә гамәл китабына язылудан туктамас, беренчесе – җәрия садакасы, ягъни үзеннән соң мәчет-мәдрәсәләр калдырса, агач утыртса, кое казып калдырса. Икенчесе – файдалы гыйлем калдырса (ул, мисал өчен, кулланыла торган файдалы китап булырга мөмкин). Өченчесе – әти-әнисе, туганнары өчен дога кылучы изге бала. Кеше бу дөньядан мәңгелек тарафка күчсә дә, бу өч изгелек Аллаһының рәхмәте белән бер туктамый аңарга ирешеп торачак. Шулай ук Раббыбыз Коръәни Кәримдә Бакара сүрәсендә: «Аллаһ юлында, динендә бакыйлык дөньясына күчкәннәргә үлделәр дип әйтмәгез, алар исән, әмма сез шуны сизмисез», дигән. Мәңгелек тарафка кайткан һәрберебезне яңа, бакый тормыш көтә. 

Зиратларга бару, әрвахларга дога, истигфар кылу, шәригать мизанында сөннәт мөәккәдә, ягъни көчле сөннәт булып тора. «Барырга ярыймы?» дигән сорауга юк дип түгел, ә тиешле дигән җавап кайтарсак та, бер дә ялгышмабыз ин шә Аллаһ. Әрвахларны дога белән сөендереп, Коръән белән нурландырып, үзебезгә дәрес, сабак алып кайту, әҗер-савапка ирешү – боларның барысы да хәерле, тиешле гамәл. Бу гамәлләргә зияратка барып, әрвахлар алдында булган бурычларны үтәп ирешергә мөмкин. Онытмыйк, көннәрнең бер көнендә безнең дә шул мәҗбүри фатыйрга керәсебез була. Аллаһ тәгалә бара торган урыннарыбызны иң хәерле урыннардан кылсын, Фирдәвес җәннәтләренә ирешергә насыйп әйләсен! 

 

Инсаф хәзрат Сәүбанов 

Үзәк мәчет имамы