«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әлмәттә күрмәүче инвалидлар Коръән укый алачак

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте изге гамәлләр һәм шәфкатьлелек ае  - Рамазан кысаларында  төрле акцияләр, чаралар бик теләп үткәрә. Әлеге максатларда аеруча инвалидларга, мохтаҗ гаиләләргә зур игътибар күрсәтелә.

10 июльдә Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет бинасында күрмәүче инвалидлар өчен Коръән уку мөмкинлекләрен тудыру нәүбәтендә  курслар ачылды.  Күрмәүче инвалидларның шатлыклы мизгелләрен ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, ТР МДН яшьләр эшләре бүлеге белгечләре, хәйрия бүлеге начальнигы Г.Идрис, Әлмәт районы башлыгы киңәшчесе Ф.Гарипов һәм башкалар уртаклашты.

Фәһим хәзрәт  күрмәүче инвалидлар өчен Коръән уку мөмкинлекләрен тудыру -  мөхтәсибнең бер юнәлеше булуын, моңа кадәр оештырылмавын билгеләп  үтте. Ул шулай ук күрү мөмкинлекләре чикле булганнарның гына түгел, сау-сәламәт кешеләрнең дә Аллаһы Тәгаләне күрмәүләрен, күз күрү дәрәҗәләре төрле булса да,  мөселманнарның күңелләре белән Аллаһка ышануларын,  ахирәткә күчкәч, күрмәүчеләргә дә күрү мөмкин булуын искәртеп узды.  Рөстәм хәзрәт исә Әлмәттәге әлеге вакыйганың, чыннан да,  изге эш булуына басым ясады. “Без һәрвакыт пәйгамбәребездән үрнәк алып, төрле күркәм  яхшы гамәлләр кыларга тырышабыз, шул рәвешле дөньяны  яхшы якка үзгәртергә телибез. Мохтаҗларга, инвалидларга ярдәмне даими  күрсәтергә тиешбез. Әлмәттә мәчет каршында күрмәүче инвалидларга Коръән уку мөмкинлекләрен тудыру зур мәртәбә.  Аллаһ йортларыннан яхшылыктан башка бер хәрәкәт тә чыкмый. Мондый мөмкинлек тудыру  -  ислам диненең төп максатына ирешү ул. Без “Ярдәм” тернәкләндерү үзәге белән Әлмәттә тәҗрибә уртаклашуны оештыруны да күз уңында тотабыз”, -  диде Рөстәм хәзрәт.

Күрү кешене яшәтүче төп функцияләрнең берсе санала, ул дөньядан 90% мәгълүмат алуын тәэмин итә. Кеше күрү сәләтен өлешчә яки бөтенләй югалтканда, үз-үзен карауда, укуда, аралашуда, эштә, гомумән, тормыш итүдә зур каршылыкларга очрый.  Ләкин шуңа да карамастан алар көчле ихтыярлы, сабыр һәм тырыш.
Күрмәүчеләр мәгълүматне кабул итү өчен башка төр тойгыларны куллана. Алар өчен иң кирәклесе – тоемлау һәм ишетү. Чөнки күрмәүче кеше өчен күз ролен куллар үти.

Күрмәүче инвалидларга Луи Брайль  системасы (күрмәүчеләрнең бармак белән укуы өчен махсус система) буенча Төркиядән кайтартылган 6 томлык  Коръән китабын, шулай ук әлеге системада басылган башка дини китапларны “Ярдәм” хәйрия фонды тәкъдим итте.

Биш вакыт намаз укучы, ураза тотучы инвалидлар исеменнән күрмәүчеләр оешмасын 1985 елдан бирле җитәкләүче Н.Гаязова әлеге мөмкинлекләрне тудырганнары һәм даими ярдәм күрсәтеп килгәннәре өчен Әлмәт мөхтәсибәтенә ихлас рәхмәтләрен җиткерде.

Тагын шунысын да искәртеп узарга кирәк, инвалидларны әлегә атнага бер тапкыр укырга алып килү-китү өчен такси белән килешү төзелгән. Биредә аларга ислам нигезләре буенча дәресләр дә биреләчәк.

Күрмәүче инвалидларга күрсәтелгән әлеге игътибар үзенә күрә бер сәдака ул.«Рамазан аенда бирелгән сәдака тагын да саваплырак» диелә хәдистә. Шуңа күрә изге Рамазан аенда мохтаҗ кешеләргә, инвалидларга күбрәк сәдака бирергә һәм юмартлык күрсәтергә онытмыйк, игелекле гамәлләр кылуны башка айларда да дәвам итик .

Л.Гыймаева.