«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчете

Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчете

Үзәк Җәмигь мәчете - Әлмәтнең ислам мәркәзе

Үзәкләшкән дини оешма - ТР Мөселманнарының Диния Нәзарәте  -  Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте - Мөселманнарның җирле дини оешмасы – Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчете.

Имам-мөхтәсиб - Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Адрес: Әлмәт шәһәре, Мәрҗәни ур, 82А.

Телефон: 45-71-45 (факс), 45-73-45 (кабул итү бүлмәсе), 8-927-670-79-70.

Әлмәт төбәгендә дә ирек вәгъдә итүче өмет җилләре исә башлагач, ТР Дәүләт мөстәкыйльлеге турында Декларация кабул ителгәч, дини вәзгыятькә караш уңай якка үзгәрде.  Яңа дини үзәкләр, мәчетләр төзүгә ихтыяҗ туды. Нефтьчеләр каласында мөселманнарның тагын бер гыйбадәтханә салырга дигән үтенечләрен югарыда утыручы һәм җирле түрәләргә канәгатьләндерергә генә кала.

 1989   елда   шәһәрне   төзү советы утырышында тәкъдим ителгән 3 урын арасыннан Бигәш   зираты   янәшәсендә   Совет   һәм   Толстой   урамнары   кисешкән чатта мәчет төзеләчәк   дигән   карар   раслангач, төзелешнең исәп-хисабы ачыла.   Ләкин әлеге урынны мөселман  җәмәгатьчелеге отышлы дип тапмый һәм Мәрҗәни урамындагы шәһәр типографиясе янындагы буш урынны тәкъдим итә. Шулай итеп, 1989 елда җирле архитекторлар Ф.М.Мәүлетов һәм А.М.Җамалиев,  А.М.Закиров, инженерлар С.С.Абдулин, А.А.Гареев, В.И.Масловалар проекты нигезендә, “Татнефтегазстрой” АҖ генераль директоры  урынбасары А.Л.Монасыйпов җитәкчелегендә мәчет төзү эшләре башлана.                                

Башта мәчетнең сызымын ике катлы, бер манаралы гына итеп тәкъдим   итәләр.  Соңрак тирә-юньдәге   торак   йортлар   арасында   югалып,   кечерәеп   калачагын   күз   уңында   тотып ул вариант берничә ел дәвамында үзгәртелә.  1990 елның 21 июнендә тантаналы шартларда мәчетнең нигезенә таш салына. Ләкин төзү эшләре бик зур авырлыклар кичерә. Шөкер, җирле хакимият оешма-предприятиеләр   мәчет   төзелешенә акча   күчерергә  тиеш дигән карар чыгара. Ләкин   бу гына да мәчетне төзеп бетерүгә ярдәм итми. “Татнефть” АҖ җитәкчесе Р. Г. Галиев үзенең командасы белән мәчетне   төзеп   бетерү   эшләрен, финанслауны   үз   өстенә   ала.

Ниһаять, 1998 елның   16  июнендә   Мәрҗәни   урамында   төзелүче мәчетнең   олы   манарасына   гөмбәз   куела. 1998 елның   20   июнендә әлеге дини-мәгърифәт  үзәге тантаналы шартларда ачыла. Мәчет   төзелешенә   -  “Татнефть”,   “Татжилстрой”,   Миңлебай   газ   эшкәртү   заводы,   “Әлмәтнефть”,   “Сөләйнефть”,   “Елховнефть”,   “Ямашнефть”   идарәләре,   “Радиоприбор”   заводы,   “Агропромхим”   идарәсе   һәм   башка предприятие-оешмаларның, бихисап әлмәтлеләрнең зур  өлеш   кертүен билгеләми һич мөмкин түгел.  

Архитектура күзлегеннән караганда, әлеге гыйбадәтханә Болгар ханлыгының борынгы мәчетләренә охшаган.  Диварлары монолит пута белән ныгытылган. Мәчет бинасы гөмбәзле, манарасы түбәдә. Беренче катның ике өлешендә дә уку бүлмәләре көйләнгән. Биеклеге 53,5 метр булган төп манара бинаның төньяк олеше өстендә күтәрелгән.18 метр диаметрлы гөмбәзе 24 каратлы алтын төсе йөгертелгән титан нитриды белән капланган, тутыкмас корыч белән тышланган. Гыйбәдәтзалның почмакларында биеклеге 36,2 метр булган сигезкырлы манаралар куелган. Залның интерьерында диварлар, түшәм һәм гөмбәзнең эчке ягы төсле плитәләр орнаменты белән капланган. Гөмбәзнең барабан тәрәзәләре төсле витраж белән бизәлгән.

Мәчетне Мәскәү шәһәренең”РИК-С” фирмасы төзеде. Эчке эшләрне Төркиянең “Эрда” фирмасы башкарды. 1200 кеше сыйдырышлы зур гыйбадәт залы Стамбул мәчетләрен хәтерләтә.

Мәчет ачылганда аңа бирелгән Ринат  Галиев   исеме үзгәртелә. Бүген үзәк Җәмигъ мәчете һәм биредә урнашкан Әлмәт ислам мәдрәсәсе   Р.Фәхреддин   исемен   йөртә.  Мәчетнең статусы элек дини-мәгърифәт  үзәге   дип   билгеләнгән булса, хәзер ул үзәк Җәмигъ  мәчете санала. Әлеге мәчетнең беренче имам-мөхтәсибе - Наил хәзрәт Сәхибҗанов була. 2011-2013 елларда - Рафик хәзрәт Миннәхмәтов эшли. 2013елдан Әлмәт районы һәм шәһәренә ТР мөселманнары диния нәзарәте тарафыннан имам-мөхтәсиб итеп Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов билгеләнә.

Инде соңгы елларда үзәк Җәмигъ  мәчете, биредәге урнашкан мөхтәсибәт, Әлмәт ислам мәдрәсәсе, ислам китапханәсе, никах уку һәм исем кушу залы, шулай ук мәчет янында булдырылган мәетханә барысы бергә тулы бер ислам мәркәзен тәшкил итә.