«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Әхлакый кыйммәтләр – милләтебез күрке

Әхлакый кыйммәтләр – милләтебез күрке

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте дә рухи, әхлакый байлыкларны торгызуга зур игътибар бирергә тырыша.

Изге Рамазан ае кысаларында 4 июльдә Нәдер авылында булып узган “Әбиле бала – тәрбияле бала” исемле кичәдә яшьләр арасында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен әдәп-әхлак тәрбиясенең роле зур булуга басым ясалды. Аның Нәдер авылында узуы бер дә очраклы түгел. Чөнки әдәп-әхлак башы авылларда бит.

Авыл җирлеге башлыгы С.Миңнебаев, китапханәче Г.Вафина әлеге чарага җыелучыларның игътибарын әхлакый кыйммәтләр – тәрбия эше системасының үзәге, иң мөһим юнәлеше булуга юнәлттеләр. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов та шәхеснең камилләшүендә һәм үсүендә әдәп-әхлак, дини тәрбиянең роле зур булуын ассызыклап үтте, Рамазан аеның фазыйләтләренә тукталды. Әлмәт шәһәре мәгариф идарәсе баш белгече Н.Ганиева, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте җитәкчесе Н.Зиятдинова һәм башкалар да киләчәк буынны әхлаклы, белемле, зыялы итеп күрергә теләүләрен белдерделәр.“Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы җитәкчесе Л.Зарипова яшь буынны тәрбияләүдә рухи-әхлакый кыйммәтләрнең, милли һәм дини йолаларбызның йогынтысы бәяләп бетергесез булуын билгеләп үтте.

Элек-электән үк борынгы әби-бабаларыбыз балаларын яхшы гамәлләр генә кылырга, өлкәннәрне хөрмәт итәргә өйрәткән. Алар бер-берсеннән күңел җылысын кызганмыйча, үзара ярдәмләшеп, тату гомер иткәннәр.

Кичә барышында Вәсилә һәм Рамил Григорьевлар, Земфира һәм Рәис Заһидуллинар, Эльвира һәм Асаф Әхмәтовлар залдагыларны гаиләләрендәге әдәп-әхлак тәрбиясенең ни дәрәҗәдә куелуы белән таныштырдылар.

Иманлы булу – ул динле булу дигән сүз генә түгел, ул әхлакый кагыйдәләр буенча тормыш итүне дә аңлата. Пөхтә итеп киенү, сабыр гына сөйләшү, мөлаем, ярдәмчел булу – шундый күркәм сыйфатлар безгә борын-борыннан әби-бабаларыбыздан мирас булып калган. Гомумән, халкыбыз әдәп сакларга, инсафлы, намуслы булырга, ата-ана хакын хакларга, сәламәт яшәү рәвешен алып барырга, борынгы йолаларны мөмкин кадәр үтәргә тырышкан. Сафия абыстай Кәримова исә әдәп-әхлак сыйфатының эш-хәрәкәтендә чалынуын, көндәлек тормышында билгеле бер калыпка салынуын, шулай ук әбиле гаиләдә үскәннәрнең тәрбияле икәнлеге әллә каян күренеп торуын да искәртеп узды.

Дини викторина сорауларына җавап бирүчеләр авыл җирлеге башлыгының призына ия булдылар. Мөнәҗәтләр, шигырь укулар белән үрелеп барган кичә авыл мәчетендә мул табын артында ифтар мәҗлесе белән тәмамланды.

Л. Гыймаева