«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Хаҗга барырга ашыгыгыз!

Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә хаҗилар белән түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чарада “ТР МДН ХАҖ”ның  Әлмәт районы вәкиле, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин катнашты.

Сорау: Хаҗның ислам динендә әһәмиятенә тукталып китсәгез иде.

Исмәгыйл хәзрәт Биккинин: Хаҗ – ислам диненең биш баганасының берсе булып тора. Аллаһы Тәгалә Коръәндә көче, сәламәтлеге, мөмкинлеге булганнарга  хаҗ кылырга куша. Хаҗ гомергә бер мәртәбә үтәлсә дә кеше өстеннән төшә. Хаҗ – ислам рухын төеп пәйгамбәрләр өчен тарихи урыннарны күреп кайту, мөселман җәмагәтендә 30 көнгә кадәр яшәп вакытыңны гыйбадәткә багышлау ул.

Сорау: Быелгы хаҗ башка еллардан нәрсә белән аерылып торды?

Исмәгыйл хәзрәт Биккинин: Быел “ТР МДН ХАҖ” га 1800 кешелек квота бирелде. Безнең белән Татарстан,Самара, Ульяновск, Чиләбе, Уфа, Оренбург, хәтта, Владивостоктан да хаҗилар барды. Һәрбересенең нияте бер – Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылу. Хаҗилар өчен быел күп сюрпризлар да булды, башка еллардан аермалы буларак аларга йокы капчыклары, ташлар салу өчен савытлар, кояштан саклану өчен зонтиклар таратылды. Быелгы хаҗ бик оештырылган төстә узды.

Нурия Шәйхетдинова: Миңа быел өченче мәртәбә хаҗга бару насыйп булды. Җиде ел көттем мин бу хаҗымны, һәр намаздан соң дога кылып сорыйм иде. Бик әзерләндем, чөнки бу авыр гыйбәдәт. Аллаһы Тәгалә кунакка чакырган кешесенә җиңеллеген дә насыйп итә. Барлык илләрдән дә Адәм белән  Һава балалары җыелып, төрле телләрдә сөйләшсәләр дә, алар бер телдә намаз, Коръән укый. Хаҗда барлык кешеләр дә бер дәрәҗәдә, бер киемдә, бер төрле гыйбәдәттә. Мин хаҗны кыямәт көненең бер мизгеле итеп күз алдыма китердем.

Сорау: Сездә хаҗга бару теләге ничек туды һәм аңа ничек әзерләндегез?

Нәзирә Шәйгазамова: Мин быел беренче мәртәбә хаҗ кылдым .Апам минем өчен Гарәфә тавында дога кылган булган. Хаҗ кылып кайткач күңел яңадан шунда тарта.

Рафаэль Димеев: Мин быел икенче мәртәбә хаҗ кылдым. Исмәгыйл хәзрәт безне бик нык әзерләде, дәресләр бирде.

Рәшидә Димеева: Ирем хаҗдан кайткач, мине дә шунда барырга ниятләргә өндәде. Һәрбер намаздан соң әлеге олы гыйбәдәтне үтәп чыгарга сорадым. Догам кабул булды, быел ирем белән икәү бардык.

Сорау: Сезне хаҗда тетрәндәргән вакыйгаларга, күренешләргә тукталып китсәгез иде.

Нурия Шәйхетдинова: Мәккә җирлегендә су юк, кошларга да анда савыт белә су куялар. Минадан Мәккәгә кайтканда бер таудан су саркып торганын күрдек. Аллаһы Тәгаләдән куркып таулар да елый дип тоелды миңа. Таудан саркып чыккан су –тауның күз яше дип уйладым мин.

Нәзирә Шәйгазамова: Искитмәле оештыруга сокландым мин. Җитәкчеләр дә, табиблар да гел безнең белән иде. Бөтен гыйбәдәтне җиңеллек белән кылдык. Табиплар хаҗны да үтәделәр, хаҗиларны да көн-төн кабул иттеләр. Аллаһның рәхмәтләре яусын аларга.

Исмәгыйл хәзрәт Биккинин: Әйе, оештыру тетрәндерә. Әл-харам мәчетенең чисталыгы, биналарның зурлыгы, халыкны оештырып йөртүләре, полиция хезмәткәрләренең эшчәнлеге тетрәндәрә. Ризык ашыйм дисәң – теләсә нинди рызык бар, ә анда берничә миллион халык бер вакытта бер урынга җыелган бит. Ай буе кешеләр көне-төне бер җирдә яшиләр, гыйбәдәт кылалар. Шулай ук азан. Бер азан берничә миллион кешене бер мәчеткә җыя, бер камәт белән бөтенесе намазга баса. Беркем дә уйламый кемнеңдер аяк очына яки җиргә маңгаем белән төшәм дип. Бөтенесе бер Аллаһка башларын ияләр, күнелләре нечкәрә, хаҗ ахырында бөтен кеше гадиләнә, күзләреннән яшьләр ага. Шуның белән хаҗ башка гыйбәдәләдән аерылып тора.

Сорау: Булачак хаҗиларга сезнең нәсыйхәтләрегез.

Исмәгыйл хәзрәт Биккинин: Бу изге эшне иртәгә, киләсе елга калдырмыйча үтәргә ашыгырга кирәк. Шул вакытны Аллаһы Тәгалә мөмкинлеген дә ачар.

Нәзирә Шәйгазамова: Гыйлем булырга тиеш кешедә. Хаҗ алдыннан кая барасын белеп, кирәкле догаларны да өйрәнсә әйбәт булыр.

Рафаэль Димеев: Булачак хаҗиларга нәсыйхәтем – хаҗ гамәлен кылу авыр. Бу дингез буена барып ял итү түгел, бу олы гыйбәдәт. Иманнарын ныгытып, әзерләнеп барырга кирәк монда. Һәр кеше дә хаҗны берничә тапкыр үти алмаска мөмкин. Бер генә тапкыр үтәсәң дә, кабул булырлык итеп үтәргә кирәк.

Рәшидә Димеева: Нык кына ниятләргә кирәк. Максат куярга һәм әзерләнергә. Ният булса, барысы да тормышка ашыр, Аллаһы теләсә.

 

Әлмәт районы мөхтәсибәте матбугат хезмәте