«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Мул уңышның бәракәте - гошердә

Элек-электән үк, үзең үстергән мул уңышны җыеп алгач,  татарларда гошер җыю гадәти эш булып саналган. Гошер сәдакасы мәчетләр, мәдрәсәләр эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылган. Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе,Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән әңгәмәбез дә әнә шул хакта.

 - Фәһим хәзрәт,  нәрсә соң ул гошер сәдакасы? Ул кемнәргә һәм ничек бирелергә тиеш?
 Көз айларында мөэмин-мөселманнарга гошер сәдакасын тапшыру бурычы йөкләнде. Аллаһы Тәгалә безгә үстергән уңышның да бер гыйбәдәтен, зәкәтен биргән, ул “гошер” дип атала. Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкәте. Гарәпчәдән (гошир) - уннан бере дигән сүзне аңлата. Димәк, без су сипмичә үстереп алган уңышның уннан берен  ятимнәргә, мескеннәргә, мохтаҗларга үзебездән өлеш итеп бирергә тиеш булабыз. Әхмәтһади Максуди үзенең "Гыйбадәтел исламия” китабында: “Гошер бирү фарыздыр. Гошер малларының нисаблары юктыр”, - дип яза. Нинди генә байлыкка ия булуга да карамастан, без  үзебез җыеп алган уңыштан гошер чыгарырга тиеш. Бүгенге көндә гошер сәдакасын бирергә күпләребезнең мөмкинчелеге бар. Аллаһы Тәгалә «Тәүбә» сүрәсендә: “Сәдакалар -фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга, вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирергә Аллаһтан фарыз ителде. Аллаһ белүче вә хөкем итүче”, - диде”. Алда санап кителгән җирләргә биргәндә генә аның әҗере була. Гошер сәдакасын мәчет-мәдрәсәләргә, бигрәк тә дини уку йортларында белем алучыларга бирү  тагын да хәерлерәк. Ни өчен дигәндә, җыеп алынган уңышны бер генә кешегә бирсәң, аның череп-бозылып исраф булуы бар. Шуңа күрә, күп кенә дин галимнәре раславынча, аны мәдрәсәләргә бирү күпкә әҗерлерәк.

- Гошер сәдакасы нинди сәдакаларга керә?

- Гошер - ул җирдән җыеп алынган уңышның зәкяте. Ә зәкят бирү исә ислам диненең өченче баганасы. Ә инде аны үзенең саранлыгы белән үтәмәүче кеше гөнаһлы булыр.

Без, җирдә яңгыр суы белән үскән уңышның уннан берен (үзең су сибеп үстергәннең егермедән берен) фәкыйрьләргә бирергә тиеш. Бу - барыбыз алдында да зур гамәл-гыйбадәт булып тора, без шул сәбәпле генә малларыбызны пакьли, ризыкларыбызны чистарта алабыз. Әгәр дә кеше гошер бирмәсә, үзе үстереп ашаган ризыгының һәр унынчы кисәге (чөнки ул мохтаҗлар өлеше) хәрам була. Кайберәүләр әйтә: “Урлаганым юк, хәрам ашамыйм”, - дип. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызны да хәрам ризыклар ашаудан сакласа иде.  Рәсүлебез Мөхәммәт (сгв) болай дигән: «Әгәр дә өммәтем гадел булса, зәкят һәм гошер сәдакасын түләүдән туктамаса, аңа хәвеф-хәтәрләр төшмәс. Шулай эшләмәгән очракта, корылык һәм ачлык белән сыналачаклар”. Шуңа күрә корылык нәтиҗәсендә уңыш аз булды дисәк тә, без икенче ел уңышы өчен булганыннан гошер чыгарырга тиеш.

- Үзем тырышып хезмәт куйганга гына, мул уңыш алдым, диючеләр дә юк түгел.

-     Әйе, адәм баласы үзенә бирелгән малның, уңышның Аллаһы Тәгаләдән булуын оныта. Хакыйкатьтә җирдәге игеннәрне үстерүче без түгел, ә Аллаһы Тәгалә. Без бары сәбәпче генә. Аллаһы Тәгалә “Ибраһим” сүрәсенең 7 аятендә: “Мин биргән нигъмәтләргә шөкрана кылсагыз, арттырып бирермен. Әгәр биргән нигъмәтләремә шөкрана кылмасагыз, газабым каты булыр”, - дип әйтте. Димәк, бакчаларыбызда үстереп алган әйбәт, ашарга һәм утыртырга яраклы бәрәңгенең уннан бере безнеке түгел. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә, гарип-горабаларга, тол хатыннарга, мохтаҗларга бирергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсәк, без малыбызның Аллаһы Тәгалә кушкан өлешен чыгармаган булабыз. Хәнәфи мәзһәбендә күрә нинди  зур кырларданмы яки дә өй артындагы бакчаңдагы кечкенә генә кыяр түтәленнән булса да уңыш тупланса, шуннан мохтаҗларның өлешен чыгарып бирелергә тиеш. Аллаһы Тәгалә каршында, ирешкән малыбыз хәләл булсын дисәк, аның кушканнарын үтәргә тырышыйк, мохтаҗларга ярдәм итик. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кыямәт көнендә юмарт кеше белән ут (ялкын) бер-берсеннән ерак булырлар”, – диде. Пәйгамбәребез (с.г.в.): “Кыямәт көнендә юмарт кеше белән ут (ялкын) бер-берсеннән ерак булырлар”, – диде.

Районыбызда һәм шәһәребездә, бу фарыз гамәлне   даими үтәп килүчеләр, зур хезмәт куеп үстергән уңышларының бер өлешләрен чын ихластан мохтаҗлар белән уртаклашучылар - гошер сәдакасын бирүчеләр шактый. Гомумән, бу игелекле гамәлне тормышка ашыруда өлеше тигән барлык кешеләргә дә Аллаһның рәхмәте яусын. Гошерне бирергә кирәклеген һәркем тәне-җаны белән аңласын иде. Аллаһ аларның җаннарына - куаныч, тәннәренә сихәт, тормышларына бәрәкәт бирер, иншаллаһ.

- Аллаһының рәхмәте яусын гамьле әңгәмәгез өчен.

Ландыш Гыймаева.