«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Гөнаһ гамәлләр Коръәнне ятлатмый

Һарун Олы белән әңгәмә

“Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора”, диелгән пәйгамбәребезнең хәдисендә. Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп,бөтен кеше ишетерлек, әмма шул ук вакытта каты кычкырмыйча уку һәр кешенең дә хәленнән килеп бетми.

ТР Мөселманнары Диния Нәзарәте чакыруы буенча Изге Рамазан аенда республикабыз районнарына Төркиядән килгән - Коръән-хафизлар мәчетләрдә таравих намазы укый, Коръән-хәтем чыга.  Шәһәребездәге үзәк җәмигъ  мәчетенә җибәрелгән Коръән-хафиз - Һарун Олы белән әңгәмә корырга миңа да насыйп булды. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов  аралашуыбызга тәрҗемә итүе белән ярдәм итте. Һарун Олы Төркиянең Денизле шәһәреннән. Мәчеттә имам булып эшли.

- Һарун әфәнде, Әлмәт җиренә аяк баскач нинди тойгылар кичердегез?

- Изге Рамазан аенда Татарстанга  килеп, таравих намазы уку, Коръән-хәтем чыгу - минем өчен зур мәртәбә. Мине бирегә килеп, хезмәт куярга лаеклы дип тапканнары өчен, әлбәттә, сөендем. Сүз дә юк, әлмәтлеләр бик кунакчыл, мөлаем халык. Бик җылы каршы алдылар. Үземне чит илдән килгән кеше дип хис итмим. Төрле милләт вәкилләренең дус-тату булып, ислам динен тотулары да үзенә җәлеп итми калмады, бик тәэсирлэндерде.

- Гаиләдә тагын Коръән-хафизлар бармы?

- Хатыным һәм абыем - Коръән-хафизлар. Абыем да мәчеттә имам булып эшли.

Сез кайчан һәм ничек Коръәнне ятлый башладыгыз?

- 13 яшемдә күрше районнан килгән хәзрәтләр мәдрәсәгә җыеп алдылар. Бер ел укырга өйрәндем.  Тагын бер елда Аллаһының рәхмәте белән ятлап бетердем. Кемнеңдер тәкъдиме  белән Коръән ятлаталар икән, ул хафиз булып җитешми дип саныйм. Яхшы нәтиҗә, үзең тырышканда, көч куйганда гына булачак. Бөтен кешедә җиңел генә хафиз була алса, Коръәнгә хөрмәт калмас иде. Хафиз булу өчен бик күп имтиханнарны үтәргә кирәк. Гөнаһ гамәлләр күбрәк кылган саен, Коръән истә калмый. Чөнки күпләрнең башлары дөнья мәшәкатьләре белән тулган. Ятладың да, калдырдың түгел, ә һәрдаим кабатлап торырга кирәк.Шунысы да мөһим, Пәйгамбәребезнең сөннәтен яхшылап үтәү - шулкадәр хәтерләү сәләтен яхшырта. Ә кирәкмәгән сүзләр сөйләү, гамәлләр кылу хәтерне начарайта. Шуңа күрә Коръәнне ятлау да авырлаша.

- Коръән-хафиз булырга жыенучыларга нинди киңәшләр бирер идегез?

- Коръән ятлау зур дәрәҗә, олы нигъмәт. Һәм ул  - Аллаһтан. Коръән-хафизлар үзе белән җәннәткә 70 кешене  алып керү дәрәҗәсенә ирешәчәк. Аларны “аяклы Коръәннәр” дип тә атыйлар. Әлеге адымга басарга җыенучыларда  нык сабырлык,  зур тырышлык, тәвәкәллек  сыйфатлары булу бик тә мөһим. Ятлый башлаган көннән алып, ял итмичә, ара калдырмыйча  ятлау, дәвамлылык зур нәтиҗәләргә китерергә мөмкин.

 “Коръән могҗизаларының берсе - кешеләрнең кайсы телдә сөйләшүләренә бәйсез рәвештә, аның бар кеше өчен дә җиңел ятлануыннан гыйбарәт. Бер генә китап та Коръән ятланган кебек ятланмый. Бу - аңа Аллаһ тарафыннан бирелгән үзенчәлек, ул аны шуның белән башка китаплардан аерып тора”, диелгән хәдистә дә. Беренче карашка гына Изге Коръәнне ятлау мөмкин түгел кебек тоела. Аллаһы Тәгалә җиңеллеген бирә ул.

- Төркиядә Рамазан ае ничек үтә? Сездә нинди мәзхәб буенча халык дин тота?

- Рамазан аендагы гыйбадәтләр, чаралар артык аерылмый.  Мәчетләрдә Коръәннәр укыла, зур чатырлар корып, авыз ачучыларга ифтар мәҗлесләре әзерләнә.  Ифтарларның асылы - авыз ачучыларны хөрмәтләү йөзеннән уздыруда.  Мәзхәбләргә килгәндә, ил буенча Хәнәфи мәзхәбе, көньяк тарафта  гына – Шәфигый мәзхәбе буенча дин тоталар.

- Әлмәт төбәгендәге гыйбадәтханәләр нинди фикерләр турдырды?

- Миңа Әлмәт районындагы мәчетләрдә булырга туры килде. Һәрберсе үзенчәлекле  архитектура стиле белән төзелгән. Кечкенәме ул, зурмы, барысында да  дини хезмәтләр тиешле дәрәҗәдә үткәрелә. Моннан тыш, халык арасында дини дәгъвәт тарату, әдәп-әхлак тәрбиясе алып бару максатыннан төрле чаралар еш үткәрелә икән.

- Әлмәтлеләргә теләкләрегез?

- «Кальбендә Коръәннән һичбер сүрә яки аять булмаган кеше җимерек йорт кебектер» диелгән хәдистә. Димәк, җимерек йорт утын булудан гайре бернигә дә ярамас. Динен сөйгән кеше һич югында намаз сүрәләрен яттан белер. Намаз сүрәләрен белү инде синең күңелең буш түгел, дигән сүз! Һәрберегезнең күңелендә Коръән сүрәләре булуын теләр идем. Тоткан уразаларыбызны, кылган гыйбадәтләребезне Аллаһы Тәгалә кабул кылсын.

- Әңгәмәгез өчен Аллаһының рәхмәте яусын!

Ландыш Гыймаева.