«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Соңга калмыйк тәүбә итәргә!

Соңга калмыйк тәүбә итәргә!

“Кешенең күлмәге тузган кебек, аның иманы да зәгыйфьләнә, - ди Әлмәттә яшәүче 84 яшьлек Сәхибә абыстай Ногманова.  - Аны яңарту, тәүбә итү - нәкъ тә Рамазан аенда. Бер ел үтеп, кешеләр ниндидер гөнаһлары белән Рамазан аена җитсәләр, аларга Аллаһы Тәгалә гөнаһларыннан арыну, тәүбә итү мөмкинлеге бирә.  Гөнаһка баткан кеше үзенең гөнаһларын күрми, гафу итәргә дә ашыкмый. Инде Рамазан аеның санаулы көннәре генә калып бара. Соңга калмыйк тәүбә итәргә”. Әйе, пәйгамбәребез  дә: “Әй кешеләр, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбәгә килегез, гөнаһларыгызны кичерүен Аллаһтан сорагыз. Чөнки мин бер көнгә 100 мәртәбә  тәүбә итеп, гөнаһларның кичерелүен сорыйм”, - дигән.  Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әйт минем колларыма, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәтләреннән өметләрен өзмәсеннәр, дөреслектә, Аллаһы Тәгалә барлык гөнаһларны да кичерүче һәм гафу итүче.”

Инде шактый өлкән яшьтә булуына да карамастан, Сәхибә абыстай уразасын калдырмаска тырыша. Аның 4 баласы да, оныклары һәм оныкчыклары да намаз әһелләре, ураза тоталар. Ихласлы гамәлләр кыларга тырышуыбыз Аллаһы Тәгалә каршында дәрәҗәләребезне күтәрсә дә, гөнаһларыбыздан тәүбә итмәсәк, бауга бәйләп куйган,  бер урында йөрүче ишәккә охшап калыр идек, ди Сәхибә абыстай.

 Адәм баласы гөнаһка дучар була торган  Аллаһның мәхлугы шул. Шуның өчен дә Аллаһ аның тәүбәсен кабул итә. Кеше үкенеч белән, башка эшләмим дип, Аллаһның тәүбә ишеген какса, тәүбә ишекләре ачылыр, иншаллаһ.  Аллаһы Тәгалә әйтә: “Әҗәл килеп җиткәч кенә, я Раббым, тәүбә иттем, үкендем диючеләрнең догалары кабул булмас”.  Ә пәйгамбәребез хәдисендә: “Бугазына  әҗәл җиткәнче адәм баласының тәүбәсе кабул ителә”, диелгән.

Рамазан ае - пакьләнү, гөнаһлардан арыну, кичерү, рухи яктан чистарыну, тәүбә итү  ае. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә "Гыймран" сүрәсенең 133 нче аятендә: “Яхшылык эшләргә ашыгыгыз, тәүбә кылырга ашыгыгыз, җәннәткә ашыгучылардан булырсыз”, - диде. Менә без шушы айда яхшылык эшләргә, тәүбә итәргә ашыгырга тиешбез. Үзебезнең күңелебезне, кальбебезне чистартырга, яхшы сүзләр сөйләргә тиеш, гайбәткә кермәскә, кешене сөйләмәскә, ялганламаска тырышырга кирәк.

Ландыш Гыймаева.