«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Рамазан ае - дога ае

Рамазан ае - дога ае

Рамазан ае - ураза һәм башка гыйбадәтләр иң югары дәрәҗәгә җиткән ай. Бу ай - тәүбә, истигъфар, дога һәм ялвару ае. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Әгәр дә минем колларым сорасалар минем хакта, дөреслектә мин аларга бик якын. Дога кылып сорасалар, мин аларга җавап бирермен. Алар миңа дога кылсыннар, иман китерсеннәр”. Бу аять доганың иң әһәмиятле гыйбадәт булуын күрсәтә. Аның кыйммәте ураза аенда тагын да арта.

Ураза вакытларында, авыз ачу сәгатьләре догалар кабул булуы өчен иң уңай вакытлардан исәпләнә. Чөнки мөэмин, бары тик Аллаһының ризалыгын алу кебек олуг бер тойгы һәм теләк белән, иртәдән кичкә кадәр башка теләк һәм ихтыяҗларына игътибар итмичә, Аның ризалыгы өчен ураза тота. Бу уңайдан Пәйгамбәребез (с.г.в.) болай дигән: "Уразалының ураза­сын ачканда кылынган догасы кире кайтарылмас".

Рамазан ае догалар өчен иң саваплы ай, шулай ук әлеге изге айның бөеклеге һәм өстенлеге аның дога ае булуында  икәнен истән чыгармыйк.