«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәт имамнары мөфти белән рухи мирасны торгызу һәм дини эшләр хакында сөйләштеләр

14нче февраль көнне мөфти хәзрәтләре Әлмәт районына сәфәре кысаларында район башлыгы белән җирлектә яшәүче мөселманнар хакында сөйләште, аннары исә имамнар һәм шәкертләр янына юл тотты.

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәттә уздырган дин әһелләре җыелышында Сарман, Азнакай, Мөслим, Чирмешән, Баулы, Лениногорск, Зәй имам-мөхтәсибләре дә катнашты.

Район башлыгы ТР мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җирлектәге дини вәзгыять белән танышу максатыннан Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды. Иртән мөфти хәзрәтләре район башлыгы Мәҗит Салихов белән очрашты. Әлеге рәсми очрашуда, шулай ук, мөфти урынбасары рөстәм хәзрәт Хәйруллин, район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.

Очрашуда сүз мөхтәсибәт белән җирле хакимият арасында хезмәттәшлек алып бару, мәхәлләләр торышы, нәзарәт раслаган дини гыйбадәтләр тәртибен үтәү һәм башкалар хакында барды. Моннан тыш төрле дин вәкилләре белән үзара дустанә мөнәсәбәтләр кору мөһимлеге турында сөйләшенде.

Викторина җиңүчеләре билгеле

“Әлмәт таңнары” газетасы Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте белән берлектә Мәүлид аена багышлап “Пәйгамбәребез (с.г.в.) күрсәтмәләре – безгә маяклы юл” исемле викторина игълан иткән иде. Бүген Үзәк мәчеттә викторина җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы булды.

Халык педагогикасы - тәрбия нигезе

29 январь көнне Әлмәт шәһәренең 1 нче урта гомуми белем бирү мәктәбендә район муниципалитеты, Әлмәт районы мөхтәсибәте, мәгариф идарәсе, Р.Фәхреддин исемендәге музей белән берлектә мөгаллимнәр өчен республикакүләм семинар булып узды.

Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Әлмәткә килде

Узган җомга көнне мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Батров Әлмәткә килде. Ул шәһәребезнең үзәк мәчетендә җомга намазын алып барды. Шулай ук ул үзәк мәчеттә һәр атна саен дәресләргә өйрүче сукыр мөселманнар белән очрашты. Рөстәм хәзрәт Батров Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре белән дә очрашты. Ул аларга ислам цивилизациясенең мәдәни байлыгы, исламда рәсем ясау сәнгате һәм архитектура турында сөйләде.

Әлмәттә ТР МДН вәкиле мөгаллимнәр белән очрашты

19 гыйнварда Әлмәт районы Түбән Мактама авылының 2-нче урта мәктәбендә район һәм шәһәр мөгаллимнәре Татарстанның баш казые урынбасары, ТР МДН Әлмәт районы кураторы Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин белән очрашты.

Рөстәм хәзрәт очрашуда катнашучыларга традицион ислам нигезләре һәм мөселман кешесенә хас сыйфатлар турында сөйләде. Соңыннан мөгаллимнәрне борчыган сорауларга җавап бирде.

Аклыкка илтсен юллар

17нче гыйнвар көнне “Нефтьче” мәдәният йортында Әлмәт районы мөхтәсибәте тарафыннан "Аклыкка илтсен юллар" исемле дини-мәдәни кичә үткәрелде.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чараны Коръән аятләре укып һәм вәгазь сөйләп башлап җибәрде.

Әлмәттә укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен Мәүлид аена багышланган чара үтте

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан укытучылар һәм тәрбиячеләр өчен Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге куркәм мәҗлестә әхлак дәресе укытучылары, балалар бакчалары тәрбиячеләре катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов чарада катнашучыларны пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) тормышы белән таныштырды. Шулай ук ул укытучыларга һәм тәрбиячеләргә киләчәк буынны тәрбияләүдә керткән өлешләре өчен рәхмәтләрен җиткерде.

Әлмәттә Мәүлид аена багышланган чаралар үтте

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә Әлмәт мөхтәсибәте тарафыннан Мәүлид бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге куркәм мәҗлестә имамнар һәм мәчетләрдә укытучы абыстайлар катнашты.

Рәфикъ Мөхәммәтшин: “Әлмәттә республикадагы иң зур мәдрәсәләрнең берсе урнашкан һәм безнең өчен бу уку йортында белем бирү системасының тиешле дәрәҗәдә булуы бик мөһим”

23 декабрьдә Әлмәткә эш визиты белән Россия ислам университеты ректоры, ТР мөфтие урынбасары Рәфикъ Мөхәммәтшин, ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, ТР Президенты эчке сәясәт мәсьәләләре департаментының дини берләшмәләр белән хезмәттәшлек буенча идарәсенең баш киңәшчесе Ленар Сәлахов, ТР МДНнең фән һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе Айдар Карибуллин килде.

Битләр