«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Әлмәт районына эшлекле сәфәр барышында Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин белән очрашты. Әлеге чарада мөфти урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин һәм Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты.

Камил хәзрәтнең яңа район башлыгы белән тәүге тапкыр очрашуы, шуңа күрә алар мөфтият һәм  мәхәлләләр эшчәнлеге белән таныштырдылар, хакимият белән мөхтәсибәт арасында хезмәттәшлек кору юлларын барладылар. Аерым алганда, сүз Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсендә яңа уку-укыту стандартлары кертү турында да барды.

Әлмәттә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең чыгарылыш кичәсе үтте

Әлмәт шәһәренең Яшьләр үзәгендә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренең Татарстан Республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин катнашында тантаналы чыгарылыш кичәсе үтте. Быел 25 шәкерт урта дини белем алу турында дипломга ия булачак.

Чарада Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Хәйруллин, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, республикабызның күрше район имам-мөхтәсибләре, мөгаллимнәр һәм шәкертләр катнашты.

Айрат Хәйруллин Әлмәт районы мөхтәсибәте җыелышында катнашты

Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин Әлмәт районы мөхтәсибәте җыелышында катнашты. Әлеге чарада шәһәр һәм район имамнары, Бөек Ватан сугышы ветераннары, тыл хезмәткәрләре, Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөгалимнәре һәм шәкертләре катнашты.

Җыелышны ачып Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ветераннарны якынлашып килүче Бөек Җиңү көне белән тәбрикләде һәм Әлмәт муниципаль районы Башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга эшендә уңышлар теләде.

Шәйх Хәмделлаһ Хәфиз Мөхәммәд әс-Сафти Әлмәткә килде

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре Әл-Әзһәр университеты мөгаллиме, Коръән хафиз, пәйгамбәребез Мөхәммәд(салләлаһү галәйһи вә сәлләм)нең нәселеннән булган шәйх  Хәмделлаһ Хәфиз Мөхәммәд әс-Сафти һәм РИУның халыкара мөнәсәбәтләр бүлеге җитәкчесе, тәрҗемәче Рамил хәзрәт Гиззатуллин белән очраштылар.  Бу очрашуда шулай ук Әлмәт районыимам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин һәм мәдрәсә мөгаллимнәре  катнашты.

Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты

7 апрель көнне Әлмәт районы Елховой авылында “Әхлаклы бала – тәрбиянең максаты” исемле төбәкара фәнни-гамәли конференция үтте. Аның эшендә галимнәр, дин әһелләре, мәгариф идарәсе җитәкчеләре, балалар бакчасы мөдирләре, мәктәп директорлары, укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашты.

Кунаклар төркемнәргә бүленеп ачык дәресләр карады. Башлангыч сыйныф укытучысы Фирая Галиева оештырган “Әхлак бишеге – иманлы гаиләдә” исемле сәхнәләштерелгән сыйныфтан тыш чара беркемне битараф калдыра алмады.

Бергә эшләсәк кенә эшебез нәтиҗәле булачак!

Әлеге сүзләр белән Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт җыелышында шәһәребез һәм районыбыз имамнарына мөрәҗәгать итте. Ул мөхтәсибәт эшчәнлеге һәм яңа уңышлар белән таныштырды. “Коръән укучы балаларның Яр Чаллыда үткән XX республика бәйгесендә 24 призлы урыннан 10сы Әлмәт балалары яулады. Бу Әлмәт районы мөхтәсибәтенең эшчәнлеге нәтиҗәсе. Шәһәребездә малайлар һәм кызлар өчен Коръән ятлау өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган”, - дип ассызыклады ул.

Әлмәт укучылары Коръән укучы балаларның XX республика бәйгесендә призлы урыннар алдылар

25 мартта Яр Чаллыда Коръән укучы балаларның XX республика бәйгесе булды. Республика бәйгесендә шәһәр бәйгеләрендә җиңеп чыккан балалар катнашты. Әлеге ярышка Әлмәт балаларын Әлмәт районы мөхтәсибәте оештырып алып барды. Ярышлар 4 номинациядә үтте: 7 яшькә кадәр, 7дән 10га кадәр, 10нан 13кә кадәр һәм 13тән 15кә кадәр. Конкурсантлар Коръән сүрәләрен яттан белүләрен күрсәтергә, Коръән аятьләрен китаптан дөрес укый белергә һәм жюри сорауларына җавап бирергә тиеш иделәр. Әлмәт балалары конкурста уңышлы чыгыш ясады. Алар исәбендә 4 беренче урын, 3 икенче урын, 3 өченче урын бар.

Әлмәттә балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте

15нче март көнне Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә 4 яшьтән алып 15 яшькә кадәр балалар арасында Коръән укучылар бәйгесе үтте. Балалар арасында Коръән укучылар бәйгесен Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте оештырды. Чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде, ул Коръәнне укуның һәм ятлауның әһәмиятен ассызыклады.

Әлмәттән күрмәүче мөселманнар Казандагы “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булып кайттылар

Татарстан Республикасы мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитовның чакыруы буенча Әлмәттән күрмәүче мөселманнар Казандагы “Ярдәм” күрмәүчеләрне тернәкләндерү үзәгендә булып кайттылар. Әлеге сәяхәтнең булдыру өчен Әлмәт мөхтәсибәте зур тырышлык куйды.

Әлмәттә ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Илдар хәзрәт Баязитов булды

Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге җәмигъ мәчетендә ТР мөфтиенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары, “Ярдәм” фонды советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов булды.

Визит барышында ул җомга көннәрне мәчеткә укырга йөрүче күрмәүче мөселманнар белән очрашты. Безнең шәһәрдәге берничә сукыр мөселман Казанда сукырлар өчен “Ярдәм” реабилитация үзәгендә уку үтте инде.

Битләр