«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәт районында ифтарлар гөрләп үтә

Әлмәт шәһәре һәм районы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре гөрләп үтә. Шундый мәҗлесләрнең берсе Әлмәт районы Минлебай авылы мәчетендә узды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов авыл мөселманнарына вәгазен ирештерде. Ул шулай ук Минлебай мәчетендә Рамазан аенын беренче яртысында үткәрелгән лагерь эшчәнлеген югары бәяләде. Әлеге лагерьда укучы һәрбер балага бүләкләр тапшырылды. Минлебай авылында балалар лагере быел беренче мәртәбә оештырылды, чыгышы белән әлеге авыл егете, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче сәүдәгәр Марат Рахимов барча чыгымнарны үз өстенә алды.

Айрат Хәйруллин: "Рамазан ае - нәфесне тыю һәм рухи җиңү ае"

2нче июль кичендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәребезнең үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрде. Әлеге мәҗлестә хакимият вәкилләре, район һәм шәһәр имамнары, диаспоралар җитәкчеләре һәм шулай ук мәчеткә йөрүче мәхәллә халкы катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга ифтар оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм рамазан аеның фазыйләтләренә тукталды.

Әлмәттә укытучылар өчен ифтар үткәрелде

Әлмәт шәһәренең иң затлы рестораннарының берсендә - "Виардо" ресторанында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт каршында эшләп килүче мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Зиатдинова белән берлектә ифтар мәҗлесе үткәрде. Әлеге чарада шәһәр хакимияте, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.

Күркәм мәҗлесне Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән укып башлап җибәрде. Ул шулай ук рамазан аеның фазыйләтләре турында аңлатты.

Әлмәтлеләр "Ярдәм" мәчетендә тернәкләнү үзәгендә

Әлмәттә яшәүче күрмәүче мөселманнар Рамазан аенда Казандагы “Ярдәм”үзәгендә реабилитация узалар. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, "Ярдәм" фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов чакыруы буенча Әлмәт шәһәреннән 5 күрмәүче мөселман Рамазан аенда "Ярдэм" үзәгендә реабилитация уза.

Күрмәүчеләрне Казанга илтәр өчен Әлмәт районы мөхтәсибәте автобус белән тәэмин итте, шулай ук мөхтәсибәт вәкиле һәм шәфкать туташы аларны озата барды.

Әлмәт мөхтәсибәте Рамазан аенда хәйрия чаралары оештыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздыра торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 4 мохтаҗ инвалид гаиләсендә булды һәм аларга Әлмәт мөхтәсибәте исеменнән ашамлыклар тутырылган пакетлар өләште. Изге Рамазан ае дәвамында барлыгы 20 мохтаҗ инвалид гаиләсенә барып бүләкләр тапшыру планлаштырыла

"Татлы ифтар" акциясе узды

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте хезмәткәрләре изге Рамазан ае кысаларында икенче ел рәттән - “Татлы ифтар” исемле акция уздырдылар.

Бүген Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет янында җомга намазына килүчеләргә финиклар - хөрмәләр таратылды.

"Татлы ифтар" акциясен үткәрү Рамазан аеның ни дәрәҗәдә изге гамәлләр ае икәнлеген күрсәтү белән бәйләнгән. Ә инде хөрмә таратуга килгәндә, ул һич тә очраклы түгел икән. Чөнки сөннәт буенча авыз ачканда хөрмә ашаганнар. Аллаһы Тәгаләнең илчесе пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нәкъ тә шулай эшләгән. Хөрмә белән авыз ачканнан соң гына ахшам намазын укыган.

Әлмәттә кызлар өчен мөселман лагеренең беренче сменасы тәмамланды

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлегендә 1-14 июнь көннәрендә 7-15 яшьлек кыз балалар өчен мөселман лагере оештырылды. Биредә кызлар ислам дине нигезләрен, тәхәрәт алу, намаз уку шартларын, Коръәнне тәҗвид белән дөрес укырга өйрәнделәр.

Әлмәтлеләр Изге Болгар җыенында катнашты

Кичә Болгар шәһәрендә Изге Болгар җыены уздырылды.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең шәкертләренә дипломнар тапшырылды

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренә тантаналы рәвештә дипломнар тапшырылды.

“Мәдрәсәдә 3 ел уку, имтиханнар тапшыру, диплом эшләрен яклау артта калды. Бүген сез урта дини белем алу турында дипломнарга ия буласыз. Ирешкән дәрәҗәләрдә тукталып калмагыз, укыгыз, башкаларны өйрәтегез, безне - укытучыларыгызны изге догаларыгыздан калдырмагыз”, - дип нәсыйхәтләде чыгарылыш шәкертләрен мәдрәсә мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Әлмәт районы мөхтәсибәте кунаклар каршы алды

Әлмәт районы мөхтәсибәте Түбән Кама кунакларын каршы алды. Әлеге очрашу ике мөхтәсибәт арасында дуслык күпере урнаштыру сәбәпле оештырылды.

Битләр