«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәттә хаҗилар өчен дәресләр оештырылды

уроки для хаджиев

17август, Әлмәт шәһәренең мөхтәсибәтендә хаҗилар өчен дәресләр үткәрелде.

Август ае дәверендә Әлмәт шәһәре Үзәк мәчетендә хаҗилар өчен дәресләр оештырылды.

Быелны Әлмәт мөхтәсибәтеннән ДУМ РТ ХАДЖ программасы белән 6 кеше хаҗ кылачак. Алар өчен август аенда махсус дәресләр үткәрелде. Дәресләрне Исмәгыйль хәзрәт Биккинин алып барды. Ул хаҗ кылу тәртибе һәм ысуллары турында сөйләде, булачак хаҗиларга хаҗ кылуның эчтәлекләрен аңлатып китте һәм чит илдә нинди кыенлыклар чыгуы турында кисәтте.

Колшәрип мәчетендә корбан чалу турында сөйләделәр

Колшәрип мәчетендә җомга вәгазе

14 август 2015 елында – Әлмәт шәһәре имам-мөхтәсибенең урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин Колшәрип мәчетендә җомга вәгазен үткәрде.

Бугенге вәгазьдә Исмәгыйл хәзрәт корбан чалуның фазыйләтләре турында тулы аңлатма бирде. Корбаннын нигезе, әһәмияте һәм корбан чалучыга Аллаһы Тәгаләдән вәгъдә ителгән  әҗер-саваплар турында сөйләде.

Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” дигән акция узды

Әлмәт шәһәренең Үзәк мәчетендә “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” дигән акция узды

13.08.2015  Әлмәт шәһәренең имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Республика тарафыннан уздырылган “Мәктәпкә әзерләнергә ярдәм ит” дигән акциядә катнашты һәм мәктәп укучыларына бүләкләр таратты.

13нче августта Әлмәт шәһәренең Риза Фәхретдин исемендәге Үзәк мәчетендә Әлмәт шәһәренең имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мәктәптә укучы балаларга бүләкләр таратты һәм барысын да яңа уку елы белән котлап, киләчәктә белем алу юлларында уңышлар, хәерле гыйлемгә ия булырга теләде:

Әлмәт мөселманнары Ураза гаетен бәйрәм иттеләр

Бүген шәһәр һәм район мөселманнары ислам дөньясындагы иң зур ике бәйрәменең берсе – Ураза гаетен бәйрәм иттеләр. Тантаналы гает намазы иртән шәһәрнең үзәк мәчетендә укылды.

Әлмәт районының имам - мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов бәйрәм вәгазендә Рамазан аенда ураза тотуның савабы турында сөйләде, чын иман, изге гамәлләр белән Аллаһка рухи якынаюның әһмиятен күрсәтте. Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов шулай ук Татарстан Республикасы мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллинның котлау телеграммасын укыды.

Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе абитуриентлар өчен лагерь үткәрәчәк

18-25 июльдә Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсе абитуриентлар өчен лагерь үткәрәчәк.
Көндезге уку бүлегенә 9нчы һәм 11нче сыйныфны тәмамлаган башлангыч дини белемнәре булган егетләр һәм кызлар кабул ителә. Егетләр һәм кызлар бүлеге аерым бинада урнашкан. Егетләр Әлмәт шәһәренең үзәк мәчете бинасында укыйлар, монда алар һәр көнне имамлык эше белән танышалар, Әлмәт мөхтәсибәте эшчәнлегендә актив катнашалар.

Әлмәт районында ифтарлар гөрләп үтә

Әлмәт шәһәре һәм районы мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре гөрләп үтә. Шундый мәҗлесләрнең берсе Әлмәт районы Минлебай авылы мәчетендә узды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов авыл мөселманнарына вәгазен ирештерде. Ул шулай ук Минлебай мәчетендә Рамазан аенын беренче яртысында үткәрелгән лагерь эшчәнлеген югары бәяләде. Әлеге лагерьда укучы һәрбер балага бүләкләр тапшырылды. Минлебай авылында балалар лагере быел беренче мәртәбә оештырылды, чыгышы белән әлеге авыл егете, бүгенге көндә Казан шәһәрендә яшәүче сәүдәгәр Марат Рахимов барча чыгымнарны үз өстенә алды.

Айрат Хәйруллин: "Рамазан ае - нәфесне тыю һәм рухи җиңү ае"

2нче июль кичендә Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллин шәһәребезнең үзәк мәчетендә ифтар мәҗлесе үткәрде. Әлеге мәҗлестә хакимият вәкилләре, район һәм шәһәр имамнары, диаспоралар җитәкчеләре һәм шулай ук мәчеткә йөрүче мәхәллә халкы катнашты.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айрат Хәйруллинга ифтар оештырган өчен рәхмәтләрен җиткерде һәм рамазан аеның фазыйләтләренә тукталды.

Әлмәттә укытучылар өчен ифтар үткәрелде

Әлмәт шәһәренең иң затлы рестораннарының берсендә - "Виардо" ресторанында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мөхтәсибәт каршында эшләп килүче мөслимәләр берлеге җитәкчесе Наилә Зиатдинова белән берлектә ифтар мәҗлесе үткәрде. Әлеге чарада шәһәр хакимияте, мәгариф идарәсе вәкилләре, мәктәп директорлары һәм укытучылар катнашты.

Күркәм мәҗлесне Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Коръән укып башлап җибәрде. Ул шулай ук рамазан аеның фазыйләтләре турында аңлатты.

Әлмәтлеләр "Ярдәм" мәчетендә тернәкләнү үзәгендә

Әлмәттә яшәүче күрмәүче мөселманнар Рамазан аенда Казандагы “Ярдәм”үзәгендә реабилитация узалар. Татарстан Республикасы мөфтие урынбасары, "Ярдәм" фонды Советы рәисе Илдар хәзрәт Баязитов чакыруы буенча Әлмәт шәһәреннән 5 күрмәүче мөселман Рамазан аенда "Ярдэм" үзәгендә реабилитация уза.

Күрмәүчеләрне Казанга илтәр өчен Әлмәт районы мөхтәсибәте автобус белән тәэмин итте, шулай ук мөхтәсибәт вәкиле һәм шәфкать туташы аларны озата барды.

Әлмәт мөхтәсибәте Рамазан аенда хәйрия чаралары оештыра

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте уздыра торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» акциясе кысаларында Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов 4 мохтаҗ инвалид гаиләсендә булды һәм аларга Әлмәт мөхтәсибәте исеменнән ашамлыклар тутырылган пакетлар өләште. Изге Рамазан ае дәвамында барлыгы 20 мохтаҗ инвалид гаиләсенә барып бүләкләр тапшыру планлаштырыла

Битләр