«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәт районы Елхово авылында Корбан бәйрәменә багышланган чара үтте

Елхово авылы мәктәбендә Корбан бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Ул укучыларга бәйрәмнең әһәмиятен аңлатты. Шулай ук укучыларны Елхово авылы советы башлыгы Дания Хәйрисламова, мәктәп директоры Гөлфирә Гафиятуллина, мәчет имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов тәбрикләде. Укучылар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр сөйләделәр, Коръәннән сүрәләр укыдылар, дини җырлар башкардылар. Чара мул табыннар артында корбан ашы белән тәмамланды.

Корбан Гаете мөбарәк булсын!

Корбан Гаете мөбарәк булсын!

Бу изге көннәрдә догаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез кабул булсын! Аллаh Собханә вә Тагәлә туры юлдан яздырмасын, иманыбызны нык кылсын, ахры көннәребезгә хәтле Ислам динендә булырга насыйп итсен!
Бу дөньяда һәм ахираттә узегезнең иң яраткан бәндәләреннән кылсын, шулай ук иң асыл жәннәтләргә урнаштырсын. Ике дөнья бәхетенә ирешергә язсын! Амин.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов

Мәдрәсә шәкертләре зиратларны җыештырдылар

19 сентябрь, Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре субботникка шәһәр зиратларына чыктылар.

Ел саен Әлмәтислам мәдрәсәсе шәкертләре бу ел фасылында гадәттә Әлмәт зиратларын җыештырырга чыгалар. Алар каралмаган каберләрне кипкән чуп үләреннән чистарталар, корыган агачларны алалар, коелагн яфракларны җыялар.

 

Әлмәт Үзәк мәчетендә тәҗрибә үстерү курслары үтте

18 сентябрь, Әлмәт Үзәк мәчетендә мәчеттә укыткан абыстайлар өчен тәҗрибә үстерү курслары үтте.

Әлмәт районының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мәчеттә укулар башлану алдыннан абыстайларга тәҗрибә үстерү курсларын үткәрде. Бу чараның максаты укытучыларны яңа уку елына әзерләү, укыту методикаларын өйрәтү.

Салкын Алан авылында мәчет ачылды

Салкын Алан мәчете

17 сентябрь, имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Салкын Алан авылында яңа мәчет ачылышында катнашты.

Тантана Коръән укып дога кылудан башланды. Фәһим хәзрәт барчак килгән кунакларга мәчетнең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, изге теләкләр, мәхәлләнең усешен теләп, мәчет төзелешенә зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатын җиткезде.

Соңыннан җәмәгать белән намаз укып, барча кунакка пылау таратылды.

Әлмәт мөхтәсибәтендә Корбан гаетенә әзерләнәләр

15 сентябрь, Әлмәт мөхтәсибәтендә Корбан бәйрәменә багышланган җыелыш уздырылды.

Фәһим хәзрәт Югары Мактама имам-хатыйбы белән очрашты

Рабочая встречяа с имам-хатыйбом села Верхняя Мактама

7 сентябрь, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Югары Мактама авылы мәчетенең имам-хатыйбы Нәсих хәзрәт Мөхәммәдиев белән очрашу уздырды.

Очрашуда алар көндәлек эш сорауларын караштырдылар, Фәһим хәзрәт Югары Мактамадагы мәхәллә тормышы турында белеште.

Әлмәт мәдрәсә шәкертләре терроризмга каршы лекция тыңладылар

3 сентябрь, “Экстремизмга – юк!” ае кыслаларында Әлмәт ислам мәдрәсәсендә терроризмга каршы булган дәрес үткәрелде.

Исмәгыйль хәзрәт Биккинин Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләренә экстремизм турында сөйләде, аның чыганакларын һәм җәмгыятьтә нинди авыр нәтиҗәләргә китерүе турында.

 

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗәнов балаларны сөендерде

Фәһим хәзрәт Әхмәтҗәнов балаларны сөендерде

3 сентябрьдә имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Әлмәт балалар йортына барып, нәниләрне яңа уку елы белән котлады һәм мөхтәсибәт исеменнән бүләкләр өләште.

 

Әлеге сәяхәте барышында ул балалар йорты директоры Наҗия Мортазина белән дә аралашты. Бүген биредә элеккеге еллар белән чагыштырганда балалар саны күпкә кимегән. Соңгы ике елда гына 70 бала гаиләле булган.

 

Яңа Нәдер авыл кешеләре белән очрашу

Встреча с жителями Новое Надырово

30 август, Әлмәт районы мөхтәсибәтенең имам-мөхтасибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Яңа Надыр авыл кешеләре белән очрашу уздырды

Ялларда Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Яңа Нәдер авылы имамы  Асаф хәзрәт Әхмәтов белән авыл җыелышын үткәрделәр. Фәһим хәзрәт килүчеләргә нәсыйхатләр әйтеп, барлык сорауларга җавап бирергә тырышты, кешеләрнең тормышы белән кызыксынды, киңәшләр бирде.

Битләр