«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәттә “Балам баласы, балдан татлы” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде

Әлмәт шәһәренең 52нче гомумүстерешле “Алтынчәч” балалар бакчасында мәгариф белгечләре, дин әһелләре, тәрбиячеләр һәм ата-аналар катнашында “Балам баласы, балдан татлы” исемле түгәрәк өстәл үткәрелде.

Әлеге чара театральләштерелгән күренеш һәм балалар чыгышлары белән башланып китте. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов яшь буынны тәрбияләү буенча нәсыйхәтләрен җиткерде. Чакырылган кунаклар үзләренең чыгышларында тәрбиянең гаиләдән башланганын ассызыкладылар, балалар тәрбияләүдә тәҗрибәләре белән уртаклаштылар. Түгәрәк өстәлдә катнашучылар шулай ук үзләренең сорауларына җаваплар таптылар.

Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясенә Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкерте Илназ Каюмов лаек булды

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте “Татар дин галимнәре елы” уңаеннан 26 октябрьдә Россия ислам институты белән берлектә алтынчы тапкыр “Саматов укулары”н уздырды. Әлеге чарада Әлмәт районы имам-мөхтәсибе, Әлмәт ислам мәдрәсәсе мөдире Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов катнашты. Шулай ук әлеге чара кысаларында дини уку йортларында белем алуда уңышка ирешкән шәкертләргә Татарстан мөфтиенең махсус стипендиясе тапшырылды. Быел әлеге стипендия тәүге мәртәбә бирелде һәм аңар 7 шәкерт лаек булды, шулар арасында Әлмәт ислам мәдрәсәсенең 2нче курс шәкерте Илназ Каюмов.

Әлмәт районы Миңлебай авылы мәчетең 20-еллыгын билгеләп үттеләр

Әлмәт районы Миңлебай авылы мәчетең 20-еллыгын тантаналы рәвештә билгеләп үттеләр. Әлеге чараны мәчет имамы Расих хәзрәт Гатауллин ачып җибәрде, килгән кунакларга рәхмәтләрен җиткерде. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәхим хәзрәт Әхмәтҗанов авыл халкына нәсыйхәтләрен бирде, мәчет имамы Расих хәзрәтнең мәхәллә эшләрен оештырып яхшы алып барганлыгын билгеләп үтте. Тантанага җыелган мөселманнарны Әлмәт муниципаль районы башлыгы Айрат Хәйруллин исеменнән аның урынбасары Наҗия Хәйдарова тәбрикләде, ул мәчет эшләп торган авылда нур, мәгърифәт һәм әдәп барлыгын ассызыклады.

Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге беренче гимназиясендә Корбанга багышланган бәйрәм чарасы узды

Бүген Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге беренче гимназиясендә Корбанга багышланган бәйрәм чарасы узды. Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов укучыларга зөлхиҗҗә аеның фазыйләтләрен анлатты. Корбан бәйрәме белән укучыларны Әлмәт районы мөхтәсибәтенең мөслимәләр белән эшләү бүлеге җитәкчесе Наилә Зыатдинова, “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасының Әлмәт бүлеге җитәкчесе Ландыш Зарипова тәбрикләде. Гимназия укучылары чыгышлары беркемне битараф калдырмады. Инглиз теле укытучысы Әнис Шәмсуллин тарафыннан оештырылган викторина сорауларына укучылар бик теләп җавап бирде.

Әлмәт районы Елхово авылында Корбан бәйрәменә багышланган чара үтте

Елхово авылы мәктәбендә Корбан бәйрәменә багышланган чара үтте. Әлеге чараны Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов ачып җибәрде. Ул укучыларга бәйрәмнең әһәмиятен аңлатты. Шулай ук укучыларны Елхово авылы советы башлыгы Дания Хәйрисламова, мәктәп директоры Гөлфирә Гафиятуллина, мәчет имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов тәбрикләде. Укучылар Корбан бәйрәменә багышланган шигырьләр сөйләделәр, Коръәннән сүрәләр укыдылар, дини җырлар башкардылар. Чара мул табыннар артында корбан ашы белән тәмамланды.

Корбан Гаете мөбарәк булсын!

Корбан Гаете мөбарәк булсын!

Бу изге көннәрдә догаларыбыз, кылган гыйбадәтләребез кабул булсын! Аллаh Собханә вә Тагәлә туры юлдан яздырмасын, иманыбызны нык кылсын, ахры көннәребезгә хәтле Ислам динендә булырга насыйп итсен!
Бу дөньяда һәм ахираттә узегезнең иң яраткан бәндәләреннән кылсын, шулай ук иң асыл жәннәтләргә урнаштырсын. Ике дөнья бәхетенә ирешергә язсын! Амин.

Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов

Мәдрәсә шәкертләре зиратларны җыештырдылар

19 сентябрь, Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре субботникка шәһәр зиратларына чыктылар.

Ел саен Әлмәтислам мәдрәсәсе шәкертләре бу ел фасылында гадәттә Әлмәт зиратларын җыештырырга чыгалар. Алар каралмаган каберләрне кипкән чуп үләреннән чистарталар, корыган агачларны алалар, коелагн яфракларны җыялар.

 

Әлмәт Үзәк мәчетендә тәҗрибә үстерү курслары үтте

18 сентябрь, Әлмәт Үзәк мәчетендә мәчеттә укыткан абыстайлар өчен тәҗрибә үстерү курслары үтте.

Әлмәт районының имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов мәчеттә укулар башлану алдыннан абыстайларга тәҗрибә үстерү курсларын үткәрде. Бу чараның максаты укытучыларны яңа уку елына әзерләү, укыту методикаларын өйрәтү.

Салкын Алан авылында мәчет ачылды

Салкын Алан мәчете

17 сентябрь, имам-мөхтәсиб Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов Салкын Алан авылында яңа мәчет ачылышында катнашты.

Тантана Коръән укып дога кылудан башланды. Фәһим хәзрәт барчак килгән кунакларга мәчетнең фазыйләтләре турында вәгазь сөйләде, изге теләкләр, мәхәлләнең усешен теләп, мәчет төзелешенә зур өлеш керткән кешеләргә рәхмәт хатын җиткезде.

Соңыннан җәмәгать белән намаз укып, барча кунакка пылау таратылды.

Әлмәт мөхтәсибәтендә Корбан гаетенә әзерләнәләр

15 сентябрь, Әлмәт мөхтәсибәтендә Корбан бәйрәменә багышланган җыелыш уздырылды.

Битләр