«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

«Имам-мөхтәсибкә сорау бир»

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең рәсми сайтында әнә шушы исем астында өрь-яңа рубрика барлыкка килде.

Әлмәт студентлары мөфти белән очрашты

Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның республиканың шәһәр-районнарында яшәүче мөселман яшьләре белән ел саен очрашу уздыруы күркәм гадәткә әйләнде.

Быел ул Яшел Үзән районында булды. Аралашу алдыннан яшьләр команда тәшкил итә торган квестта катнашты. Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентлары әлеге уенда актив катнашты һәм яшүсмерләр җыелма командасы составында беренче урын өчен кубок белән бүләкләнде. 

"Әлмәт таннары" газетасы материаллары буенча 

 

 

 

 

Әлмәт башлыгы ифтар уздырды

Шәһәребезнең үзәк мәчетендә узган авыз ачу мәҗлесенә Татарстан республикасы мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде.

Нияз-хәзрәт Сабиров эшлекле сәфәр белән Әлмәттә булды

Нияз-хәзрәт Сабиров эшлекле сәфәр белән Әлмәттә булды

Бүген Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең дәгъват бүлеге җитәкчесе Нияз-хәзрәт Сабиров Әлмәт районына эшлекле сәфәр кылды.

Нияз-хәзрәт Ризаэддин Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең хатын-кызлар бүлеге шәкертләре белән очрашып, аларга ислам кыйммәтләренә һәм динебездә хатын-кызның роленә бәйле кызыклы лекция сөйләде.

Сәфәр кысаларында Нияз-хәзрәт үзәк мәчеттә җомга намазы үткәрде.

Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәте информациясе буенча

 

 

Әлмәт ислам мәдрәсәсе шәкертләре Казанда яңа программаны узалар

«Рәшидә» Коръән өйрәнү үзәгендә дини уку йортларында соңгы  курсларда гыйлем алучы шәкертләр өчен махсус оештырылган укулар бара. Шәкертләр «Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте кадрлар резервын әзерләү»  дип аталган яңа программаны узалар.

Әхлак тәрбиясе – заман таләбе

Укытучылар һәм тәрбиячеләр катнашында Үзәк мәчеттә «Әхлак тәрбиясе бирүдә халык педагогикасы һәм ислам дине нигезләренең роле» дигән темага түгәрәк өстәл утырышы узды. Утырышта Әлмәт муниципаль районы башлыгы урынбасары Н.М. Хайдарова, имам-мөхтәсиб Фәһим-хәзрәт Әхмәтҗәнов, «Ак калфак» хатын-кызлар җәмгыяте рәисе Л.Н. Зарипова катнашты.

Яшь буынны тәрбияләүдә педагоглар эш тәҗрибәсе белән бүлештеләр, киләчәккә планнар билгеләделәр. Балаларны тәрбияләүдә гаилә – балалар бакчасы – мәктәп һәм киң җәмәгатьчелек белән эшләнгән эшнең генә нәтиҗәлелеген азсызыкладылар.

Әтиләр катнашында мавыктыргыч викторина үткәрелде

Әлмәт шәһәре «Риза Фәхретдин исемендәге 1 нче гимназия»дә 6-нчы сыйныф укучыларының әтиләре катнашында мавыктыргыч чара үткәрелде.

Чараны Әтиләр советын җитәкләүче Фәһим-хәзрәт Әхмәтҗанов тәкъдим итте. Викторинада балалар әтиләр белән берлектә инглиз теле, математика, татар теле, тарих фәннәрен белүләрен күрсәттеләр.

Чарада җиңеп чыккан 6а классы Әлмәт районы мөхтәсибәте исеменнән принтер белән, калган сыйныфлар электр чәйнекләре белән бүләкләде. Укучылар баллы күчтәнәчләр белән чәй эчтеләр. Чара балалар һәм әтиләр арасындагы мөнәсәбәтләрне тагын да якынайтты.

Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәткә килде

Татарстан Республикасы Баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев Әлмәткә килде. Ул Әлмәт районы имамнары җыелышында катнашты. Чараны ачып, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов районыбыз белән тыгыз элемтәдә булып, яшь буынны тәрбияләүдә зур өлеш керткән өчен  Җәлил хәзрәт Фазлыевка рәхмәтләрен җиткерде.

Әлмәт районы Нәдер авылында тәрбия мәсьәләләре буенча түгәрәк өстәл үткәрелде

Әлмәт районы Нәдер авылы мәктәбендә Әлмәт районы мөхтәсибәте, мәгариф идарәсе, авыл җирлеге вәкилләре, укытучылар һәм ата-аналар катнашында "Балаларга әхлакый кыйммәтләр тәрбияләүдә гаиләнең роле" исемле түгәрәк өстәл үткәрелде. Әлеге чарада үсеп килүче буынны дөрес тәрбияләү алымнарына басым ясалды. Шулай ук очрашуда ата-аналар үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.

 

Әлмәт шәһәренең сигезенче төзәтү колониясендә Коръән укучылар бәйгесе үтте

19 ноябрь көнне Әлмәт шәһәренең сигезенче төзәтү колониясенен “Йосыф” мәчетендә Коръән уку һәм азан әйтү бәйгесе үтте. Әлеге бәйгене ел саен Әлмәт районы мөхтәсибәте оештыра. Чараны ачып, колониянең ветераннар Советы рәисе Әмин Хасянов быел “Йосыф” мәчете ачылуына 10 ел тулуын билгеләп үтте.

Битләр