«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Мәчет кечкенә булса да, ифтарлар уза

Мәчет кечкенә булса да, ифтарлар уза

 

Әлмәт шәһәрендәге үзенчәлекле архитектура стиле белән төзелгән “Мәдинә” мәчете мәхәллә халкын гына түгел, башкаларны да үзенә җәлеп итәргә өлгерде. Мәчетнең артык зур булмавы да изге Рамазан аенда  авыз ачтыру - ифтар мәҗлесләрен уздырырга комачау итми. Иганәчеләр ярдәме белән 60 тан артык  кеше өчен табын әзерләнә. Хатын-кызлар өстәле ирләрнеке ягыннан пәрдә белән аерылган. 13 июльдә биредә оештырылган ифтарда Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе ярдәмчесе Җәмил хәзрәт Халирахманов та катнашты. Ул күркәм Рамазан аеның рәхмәт  һәм изге гамәлләр ае булуын тагын бер кат искәртеп узды. 

Рамазан ае - ифтарлар, авыз ачулар ае

Р.Фәхреддин исемендәге Үзәк җәмигъ мәчетендә

Көн озын булуга карамастан, изге Рамазан аенда мөселманнар ураза тота. Әлеге айда ифтар мәҗлесләре үткәрү күркәм һәм бик тә саваплы гамәлләрдән санала. Пәйгамбәребез: «Рамазан аенда ризык арта. Кем бер ураза тотучыга авыз ачтыра, аның бу эше гөнаһлары кичерелүгә, тәне уттан котылуга сәбәп була. Ураза тотучыга  уразасы өчен күпме әҗер булса, аңа да шул кадәр савап була. Моның белән ураза тотучының әҗере һич кимемәс», - дип өммәтен юмартлыкка чакырды.

Әлмәт мөхтәсибәте мохтаҗ инвалидларга булыша

Әлмәт мөхтәсибәте мохтаҗ инвалидларга булыша

“Рамазан - изге гамәлләр һәм шәфкатьлелек ае ” акциясе кысаларында Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте игелекле гамәлләрен дәвам итә. 10 июльдә Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, аның ярдәмчесе Җәмил хәзрәт Халирахманов, күрмәүчеләр оешмасы җитәкчесе Наилә Гаязовалар мохтаҗ инвалидларга азык-төлек тутырылган пакетлар таратты  һәм акчалата ярдәм күрсәтте.  Рамазан аенда бирелгән сәдака тагын да саваплырак  булуын истә тотып, мохтаҗларга ярдәм күрсәтүдән читтә калмыйк.

“Татлы ифтар” акциясе

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте хезмәткәрләре изге Рамазан ае кысаларында гадәти булмаган - “Татлы ифтар” исемле акция уздырдылар.

4 июльдә Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет янында җомга намазына килүчеләргә финиклар - хөрмәләр таратылды.

Үзәк мәчеттә – ифтар мәҗлесләре

Үзәк мәчеттә – ифтар мәҗлесләре

Әлмәт районы һәм шәһәре мөселманнары күркәм Рамазан аен шатлык вә гыйбадәт белән үткәрәләр. Рамазан ае керү белән, көн озын булуга карамастан, күпләр Аллаһ ризалыгы өчен ураза тота. Шәһәр һәм район мәчетләрендә ифтар мәҗлесләре оештырыла, тәравих намазлары укыла.

Кызлар өчен җәйге лагерь

Кызлар өчен җәйге лагерь

Р.Фәхреддин исемендәге Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кызлар бүлеге каршында 1-26 июньгә кадәр 10-15 яшьлек  кызлар өчен җәйге лагерь эшләде. Биредә Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләреннән 90 нан артык кыз ял итте, Коръән сүрәләре ятлады, дини-әхлак дәресләре алды. Моннан тыш, алар табигать кочагына, нефтьчеләр каласының истәлекле урыннарына экскурсиягә барырга да өлгерделәр.

Елховой авылы мәдрәсәсендә "Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны" исемле чара үткәрелде

Елховой авылы мәдрәсәсендә "Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны" исемле чара үткәрелде

Елховой авылы мәдрәсәсендә  Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте һәм  авыл жирлеге җитәкчелеге белән берлектә «Җәмгыятьтә хатын-кызның тоткан урыны”  исемле чара  үткәрелде.  Анда “Ак калфак” оешмасы җитәкчесе,  “Әлмәт хәбәрләре” газетасы баш мөхәррире Л.Зарипова, Әлмәт мөслимәләре җәмгыяте җитәкчесе Н. Зыятдинова, Елховой авыл җирлеге башлыгы Д.Хәйрисламова, Елховой авылы 1 нче мәхәллә имамы Искәндәр хәзрәт Фәсхетдинов һәм башкалар катнашты.

Укучылар гыйбадәтханәләр белән кызыксына

Укучылар гыйбадәтханәләр белән кызыксына

Мәктәп алды җәйге лагерьларында ял итүче балалар  шәһәребездәге гыйбадәтханәләр белән кызыксына. 26 июнь көнне Әлмәт шәһәренең 8 нче төрдәге 19 нчы  махсус коррекция мәктәбе каршындагы җәйге лагерьга йөрүчеләр  калабыздагы Үзәк җәмигъ мәчете белән таныштылар. Лагерь директоры Миләүшә Шәйхетдинова сүзләренә караганда, балаларда үзәк мәчетнең архитектурасы зур кызыксыну тудырган. Укучыларда намаз уку залларының зәвык белән бизәлеше генә түгел, ә ислам дине турындагы чыгыш та зур тәэсирләр уяткан.

Имам-хатыйб алышынды

Камы-Исмәгыйль авылы җирлегендә имам сайлау җыелышы булып узды. Биредә имам-хатыйб булып эшләгән Мөнир Фатыйхов шәхси гаризасы буенча эшеннән азат ителде. Мөнир хәзрәтнен тырыш хезмәте бәяләп үтелде, аңа  Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановның Рәхмәт хаты тапшырылды. Мәхәллә картлары тарафыннан имам-хатыйб итеп  - Камил Галиев сайланды.

Өлкәннәргә корбан ашы

Корбан гаетенә багышланган бәйрәм чаралары шәһәр паркындагы “Ассоль” кафесында дәвам итте. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте тарафыннан аз тәэмин  ителгәннәр һәм мәчетләрдә озак еллар дәвамында хезмәт куйган  өлкәннәр өчен Корбан ашы мәҗлесе оештырылды. Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, районыбыз башлыгы киңәшчесе Ф.Гарипов, социаль яклау идарәсе начальнигы З.Шакирҗановлар мәҗлестәгеләргә ихлас теләкләрен җиткерделәр. Габдрахман авылы үзешчәннәре һәм Казан кунакларының чыгышы да өлкәннәр күңеленә хуш килде. Ахырда һәрберсенә азык-төлек тутырылган пакетлар тапшырылды.

Битләр