«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәттә имам-мөхтәсибләр квалификация күтәрү курсларын үттеләр

Әлмәт мөхтәсибәтендә Татарстан Республикасының имам-мөхтәсибләре өчен өч көнлек квалификация күтәрү курслары үтте. Курслар кысаларында  имамнар төрле тренингларда катнаштылар. Ораторлык осталыгы буенча тренингны танылган артист Фәнис Жиһанша алып барды. Икенче тренингта бизнес-тренер Илья Шубин имамнарны фандрайзинг ысуллары белән танышты.

Әлмәт мөхтәсибәте Мәүлидкә багышланган көрәш буенча турнир үткәрде

Традицион турнирда шәһәр һәм район яшь спортчылары катнашты. Аларны ярыш алдыннан Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. Бүләкләү тантанасында имам-мөхтәсиб җиңүчеләргә һәм призерларга дипломларны, медальләрне, бүләкләрне тапшырды.

Әлмәттә ТР МДН күчмә пленумы узды

19 декабрьдә Әлмәт мөхтәсибәтендә Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең күчмә Пленум утырышы үткәрелде. Бу чара 2016 елда алып барылган дини эшчәнлеккә йомгак ясау, алдагы елга ниятләрне барлау булып торды. Җыелыш Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин җитәкчелегендә барды, сөйләшүдә мөфти урынбасарлары, район имам- мөхтәсибләре, казыйлар, голәмәләр шуралары әгъзалары, дини уку йортлары җитәкчеләре катнашты.
Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең матбугат хезмәтенең мәгълүмате буенча 

Әлмәт һөнәри көллиятендә лекция булды

Халыкара Әниләр көне алдыннан Әлмәт мөхтәсибәте яшьләр комитеты оештырган бу чарада көллият укучыларына “Дөньяда иң авыр эш нәрсә?” дигән сорау бирелде. Чарада катнашучылар дөрес җавапны тиз генә таба алмады. Ә инде видеороликларны караганнан һәм район имам-мөхтәсибенең яшьләр белән эшләү буенча урынбасары Рузил Ихсанов чыгышыннан соң шик калмады: иң авыр эш аналар җилкәсендә. Лекция тәмамланганнан соң анда катнашучыларга кулларына телефон алып, әниләренең хәлен белешергә тәкъдим ителде.

"Әлмәт таннары" газетасының материаллары буенча

Әлмәтлеләр янә җыелышып татар телендә диктант язды

Татар телендә саф аралашучылар санын, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, милли телгә хөрмәт булдыру максатыннан агымдагы елда Әлмәт мөхтәсибәте  күптән көтелгән “Туган телем” дигән проектны башлап җибәрде. Татар теле курсларына йөрергә шактый кеше теләк белдергән. Шушы программа кысаларында бу ялларда тоталь диктант язу чарасы узды. Үзәк мәчеттә узган проектка 48 кеше килгән иде.

Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентлары спортта да сынатмыйлар

Әлмәт ислам мәдрәсәсе студентлары Алабуга мөхтәсибәте призларына уздырылган мөселманнар арасындагы республика спорт ярышларында уңышлы чыгыш ясап кайткан. Алар мини-футбол, армрестлинг, бау тартышу һәм башка юнәлешләрдә көч сынашкан. Әлмәт мөхтәсибәтенең матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, безнең мәдрәсә студенты Артур Мусин гер спорты буенча ярышларда 75 кг га кадәрге авырлык категориясендә өченче урынны яулаган. 

"Әлмәт таннары" газетасының материаллары буенча 

Әлмәттә Коръән уку бәйге узды

Әлмәт имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов конкурста төрле яшьтә катнашучылар булуына игътибар юнәлтте. Катнашучыларга истәлек бүләкләре тапшырылды. Җиңүчеләр төбәк турында катнашачак. 

Нәни әлмәтлеләр дини викторинада көч сынашты

Үзәк мәчеттә 10-15 яшьлек балалар арасында Ислам нигезен белү буенча бәйге узды.

Ул Әхмәтхади Максудиның «Ибадат аль-Исламия» китабы буенча иде. Иң элек тамашага килүчеләрне шәһәр һәм район имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде.

Конкурс тест форматында узды. Балаларга дөрес җавапларны гына билгеләргә кирәк иде. Җиңүчеләргә истәлекле бүләкләр һәм акчалата премияләр тапшырдылар. Шулай ук файдалы китаплар белән бүләкләнүчеләр дә булды. 

"Әлмәт таннары" газетасының материаллары буенча 

Әлмәтлеләр хаҗга юллама ота ала

Коръән укучылар арасында республика Диния назәрәте бәйге игълан итә.

Бәйге ике номинациядә узачак: “тилява” һәм “хифз”. Беренче этап район мөхтәсибәтләрендә узачак, аннан төбәкләрдә, финал исә Казанда узачак.

Беренче урын алучы хаҗга юллама белән бүләкләнәчәк. Икенче урын алучы кече хаҗга барачак. Сайлап алу туры Әлмәттә 30 октябрьдә Үзәк мәчеттә узачак. Башлана 9: 00 сәгатьтә.

"Әлмәт таннары" газетасының материаллары буенча 

 

Әлмәт мөхтәсибәте балаларны викторинада катнашырга чакыра

Ислам нигезләре белемнәрен арттыру максатыннан Әхмәтһади Максудиның «Гыйбадәте исламия» исемле китабының эчтәлеге буенча 10-15 яшьлек балалар өчен республика викторинасы үткәрелә. 
Беренче район туры 23 октябрь сəгать 10.00 Əлмəтнең үзəк мəчетендə үтə. Тулырак магълүмат шушы телефон аша: 89179316571.

Битләр