«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

яңалыклар

Әлмәт үзәк мәчетендә «Матур вәгазь» конкурсы узып китте

Аны Әлмәт мөхтәсибәте мәчетләрдә дини дәресләр алып баручы укытучылары арасында үткәрде. Хөрмәтле абыстайларны җылы сүзләре белән Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов сәламләде. -Иң беренчесе, сез үзенең йортларында, гаиләләрендә матур вәгазь белән балаларга, оныкларга нәсыйхәт бирергә тиешле, шулай үк сезнең үрнәк, тәҗрибә һәм гыйлем башка кешеләргә дә файда Аллах Тәгәлә ярдәме белән китерәячак, - диде мөхтәсиб. 

Әлмәт Үзәк мәчеттә викторина нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды

27 гыйнвар көнне Үзәк мәчеттә танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тулу сәбәпле оештырылган викторина нәтиҗәләре буенча тантаналы чара узды.
Викторинада 60 якын кеше катнашты. Катнашучылар Әлмәт һәм башка районнардан үз эшләрне комиссиягә җибәрделәр.

Галим турында яхшы беләсезме?

Быел танылган якташыбыз, дөньяның мәшһүр галиме, җәмәгать эшлеклесе, мөгаллим, ислам белгече, тарихчы, мәгърифәтче Ризаэддин Фәхреддиннең тууына 160 ел тула. Әлеге уңайдан Әлмәт мөхтәсибәте Ризаэддин Фәхреддин исемендәге мемориаль музей белән берлектә галимнең тормышы һәм эшчәнлеге турында викторина игълан итә.

«Хаҗ турында беләсеңме?»

Үзәк мәчеттә «Хаҗ турында беләсеңме?» дини викторинасына йомгак ясалды. Аны «Әлмәт таңнары» almet_tannary газетасы редакциясе белән берлектә Әлмәт шәһәре һәм районы мөхтәсибәте almet_islam уздырган иде. Викторинада шәһәр халкы да, авылларда яшәүчеләр дә актив катнашты. Комиссия бәйгегә юлланган җавапларның тулаем төгәл, тирән булуын билгеләде. Сорауларга аеруча да тәфсилле җаваплар язган Резедә Рафикова (Мәмәт авылы) белән Вәсилә Вәлиева (Әлмәт) викторина җиңүчеләре дип игълан ителде.

Әлмәт мәдрәсәсе студенты Татарстан Республикасы мөфтие стипендиясенә лаек булды

Болгар ислам академиясендә мөселман мәгариф оешмалары мөгаллимнәренең V Халыкара форумы кысаларында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин дини уку йортларында белем алучы студентларга – уку алдынгыларына һәм иҗтимагый эштә актив булган, олимпиада, конкурс, викториналарда җиңү яулаган шәкертләргә бүләкләр тапшырды.

Мөфти стипендиясенә һәрбер уку йортыннан берешәр шәкерт лаек булды. Алар арасында Әлмәт мәдрәсәсе студенты - Рамиль Тугушев.

Әлмәт мөхтәсибәтендә өлкәннәрне зурладылар

Өлкәннәр көне алдыннан Әлмәт үзәк мәчетендә элек һәм хазәр үк эшләгән олыларны, аксакалларны һәм абыстайларны бәйрәм чарасына җыйганнар. Әлмәт  районың  имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов очрашуны ачып, хөрмәтле кунакларга рәхмәтләрне, матур теләкләрне җиткерде. Чара Корьән уку, догалар әйтү, җылы сүзләр һәм сөйләшүләр, тәмле ризыкларны ашау  белән дәвам итте.Өлкәннәр көне алдыннан Әлмәт үзәк мәчетендә элек һәм хазәр үк эшләгән олыларны, аксакалларны һәм абыстайларны бәйрәм чарасына җыйганнар.

Ата-бабаларыбызның мирасы онытылмаган

Балаларны ата-бабаларыбызның рухи һәм мәдәни мирасына тарту максаты белән оештырган чара Тайсуган гомуми белем бирү мәктәбендә дә узып китте. Укучылар укытучылар ярдәмендә матур программа әзерләделәр, Корбан-бәйрәме гадәтләрен искә төшерделәр. Чарада Әлмәт шәһәре һәм районы имам-мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов һәм башка мөхтәрәм кунаклар чыгыш ясады. Очрашу бәйрәм табыны янында дәвам итте.

Әлмәт ислам мәдрәсәсе укырга чакыра

Яңа уку елында Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кичке бүлегендә тәүге укулар 29 сентябрьдә башланып китә. 

Гарәп телен, тәҗвидне, ислам нигезләрен, сира һәм башка фәннәрне өйрәнү буенча дәресләр атна саен пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 18.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Үзәк мәчеттә үтәчәк. Укырга керү өчен кирәкле документлар: паспорт күчермәсе, ИНН, СНИЛС, белем турында документ, 3х4 см зурлыгындагы фоторәсем. Уку дүрт ел бара. Укырга керү һәм укуга кагылышлы сорауларыгыз булса, 8-962-561-63-85 телефоны аша Марат хәзрәт белән элемтәгә керә аласыз. 

Әлмәт мөхтәсибәте «Күңелем синең белән, мәчет!» шигырьләр бәйгесе игълан итә

Әлмәт районының һәр мәчете матур! Нефтьчеләр башкаласының йөзек кашы булган Үзәк мәчет тирә-якка ямь биреп, балкып тора. Һәр мәчетнең күккә ашкан манаралары урамнарны бизи, авыл һәм шәһәр өстенә таралган азан тавышыннан җанга тынычлык иңә. Һәркемнең күңеленә аеруча якын булган мәчете бар... Әлеге бәйге үз хисләреңне, уй-фикерләреңне шигъри юллар аша җиткерү өчен менә дигән мөмкинлек!

Иҗади көрәштә теләге булган һәркем катнаша ала, яшь аралыгы чикләнмәгән. Бәйгегә татар, рус, инглиз телләрендә язылган шигырьләр кабул ителә.

Битләр