«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Мөхтәсибәт турында

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте

ТР Мөселманнары диния нәзарәтенең Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәре мөхтәсибәте 1995 елның 7 сентябрендә теркәлә. Ул райондагы  авыл һәм шәһәр мәхәлләләрен, Р.Фәхреддин ис. ислам мәдрәсәсен үз эченә ала. Бүгенге көндә Әлмәт муниципаль районында 34 мәчет эшләп килә.

Мөхтәсибәт Әлмәт шәһәренең Ризаэддин Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә урнашкан.

Әлмәт районы һәм Әлмәт шәһәренең имам-мөхтәсибе, ТР Көньяк-көнчыгыш төбәге казые – Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов.

Адрес: 423450, Әлмәт шәһәре, Мәрҗәни ур, 82А, тел.: 45-73-45, 45-71-45.