«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

Аналитика

Зиратка йөрергә кирәкме?

«Сез барыгыз да Минем тарафыма кайтарылачаксыз», - ди Аллаһ Тәгалә Коръәни Кәримдә. Чыннан да, безнен барчабызның да бара торган урыны бер – ул бакыйлык дөньясы, мәңгелек дөнья.

Җир шарында адәм баласы көн дә үзенең туганын, якынын, иптәшен Ахыйрәткә озата. Без һәрвакыт үзебезнең әле генә янәшәбездә булган кешебезне үз кулыбыз белән гүргә салабыз. Кыямәт көненә кадәр булган вакытчан йортыбыз зиратларга көн дә кемне дә булса калдырып китәбез. Сөекле Пәйгамбәребез галәйхи сәлам әйткән: «Кешене зиратка өч нәрсә озата: туганнары, байлыгы, гамәлләре.

Хаҗга барырга ашыгыгыз!

Әлмәт шәһәренең Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчетендә хаҗилар белән түгәрәк өстәл үтте. Әлеге чарада “ТР МДН ХАҖ”ның  Әлмәт районы вәкиле, Әлмәт районы имам-мөхтәсибе урынбасары Исмәгыйл хәзрәт Биккинин катнашты.

Сорау: Хаҗның ислам динендә әһәмиятенә тукталып китсәгез иде.

Исмәгыйл хәзрәт Биккинин: Хаҗ – ислам диненең биш баганасының берсе булып тора. 

Корбан чалу - изге гыйбадәт ул

4 октябрьдә мөселманнар Корбан гаетен бәйрәм итәчәк. Бу мөбарәк бәйрәм көндә Гает намазлары укып, Аллаһ ризалыгы өчен корбаннар чалып, игелекле гамәлләр кылып Аллаһының рәхмәтенә якынаячакбыз. Корбан чалу йоласына кагылышлы сораулар еш бирелә, барлык нечкәлекләрен аңлап бетермәгәнгә төрле аңлашылмаучылыклар да килеп чыга. Шуларга ачыклык кертү максатыннан  Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе, ТР көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗановка мөрәҗәгать иттек.

Мул уңышның бәракәте - гошердә

Элек-электән үк, үзең үстергән мул уңышны җыеп алгач,  татарларда гошер җыю гадәти эш булып саналган. Гошер сәдакасы мәчетләр, мәдрәсәләр эшчәнлеген тәэмин итүгә тотылган. Әлмәт районы һәм шәһәре имам-мөхтәсибе,Татарстанның көньяк-көнчыгыш төбәге казые Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов белән әңгәмәбез дә әнә шул хакта.

Гөнаһ гамәлләр Коръәнне ятлатмый

Һарун Олы белән әңгәмә

“Һәрбер әйбернең үз бизәге бар, ә Коръәннең бизәге булып матур тавыш тора”, диелгән пәйгамбәребезнең хәдисендә. Әмма Коръәнне бар ихласыңны биреп, чын күңелдән күркәм итеп,бөтен кеше ишетерлек, әмма шул ук вакытта каты кычкырмыйча уку һәр кешенең дә хәленнән килеп бетми.

Соңга калмыйк тәүбә итәргә!

Соңга калмыйк тәүбә итәргә!

“Кешенең күлмәге тузган кебек, аның иманы да зәгыйфьләнә, - ди Әлмәттә яшәүче 84 яшьлек Сәхибә абыстай Ногманова.  - Аны яңарту, тәүбә итү - нәкъ тә Рамазан аенда. Бер ел үтеп, кешеләр ниндидер гөнаһлары белән Рамазан аена җитсәләр, аларга Аллаһы Тәгалә гөнаһларыннан арыну, тәүбә итү мөмкинлеге бирә.  Гөнаһка баткан кеше үзенең гөнаһларын күрми, гафу итәргә дә ашыкмый. Инде Рамазан аеның санаулы көннәре генә калып бара. Соңга калмыйк тәүбә итәргә”. Әйе, пәйгамбәребез  дә: “Әй кешеләр, Аллаһы Тәгалә каршында тәүбәгә килегез, гөнаһларыгызны кичерүен Аллаһтан сорагыз. Чөнки мин бер көнгә 100 мәртәбә  тәүбә итеп, гөнаһларның кичерелүен сорыйм”, - дигән.

Рамазан ае - дога ае

Рамазан ае - дога ае

Рамазан ае - ураза һәм башка гыйбадәтләр иң югары дәрәҗәгә җиткән ай. Бу ай - тәүбә, истигъфар, дога һәм ялвару ае. Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: “Әгәр дә минем колларым сорасалар минем хакта, дөреслектә мин аларга бик якын. Дога кылып сорасалар, мин аларга җавап бирермен. Алар миңа дога кылсыннар, иман китерсеннәр”. Бу аять доганың иң әһәмиятле гыйбадәт булуын күрсәтә. Аның кыйммәте ураза аенда тагын да арта.

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә

Гаилә нык булса, тормыш ямьләнә

Гаилә - ул үзе бер җәмгыять, кеше анда үсә, шәхес булып формалаша. Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте һәм Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы инициативасы белән Габдрахман авылында оештырылган “Гаилә учагы” исемле чарада сүз күркәм гаилә серләре турында барды. Аның изге Рамазан аенда узуы бер дә очраклы түгел. Чөнки ислам динендә бәхетле гаилә нигезләре бик төгәл аңлатылган, һәр гаилә әгъзасына аерым бер бурычлар йөкләнгән. 

Әлмәттә күрмәүче инвалидлар Коръән укый алачак

Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәте изге гамәлләр һәм шәфкатьлелек ае  - Рамазан кысаларында  төрле акцияләр, чаралар бик теләп үткәрә. Әлеге максатларда аеруча инвалидларга, мохтаҗ гаиләләргә зур игътибар күрсәтелә.

10 июльдә Әлмәттәге Р.Фәхреддин исемендәге үзәк мәчет бинасында күрмәүче инвалидлар өчен Коръән уку мөмкинлекләрен тудыру нәүбәтендә  курслар ачылды.  Күрмәүче инвалидларның шатлыклы мизгелләрен ТР мөфтие урынбасары Рөстәм хәзрәт Батыр, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов, ТР МДН яшьләр эшләре бүлеге белгечләре, хәйрия бүлеге начальнигы Г.Идрис, Әлмәт районы башлыгы киңәшчесе Ф.Гарипов һәм башкалар уртаклашты.

Әхлакый кыйммәтләр – милләтебез күрке

Әхлакый кыйммәтләр – милләтебез күрке

Бүгенге көндә тәрбия, әдәп-әхлак мәсьәләләре күпләребезне борчый. Бөтендөнья татар конгрессының Әлмәт бүлеге каршында оешкан “Ак калфак” татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы, Әлмәт районы һәм шәһәре мөхтәсибәтенең мөслимәләр җәмгыяте дә рухи, әхлакый байлыкларны торгызуга зур игътибар бирергә тырыша.

Изге Рамазан ае кысаларында 4 июльдә Нәдер авылында булып узган “Әбиле бала – тәрбияле бала” исемле кичәдә яшьләр арасында кешелеклелек сыйфатларын саклап калу өчен әдәп-әхлак тәрбиясенең роле зур булуга басым ясалды. Аның Нәдер авылында узуы бер дә очраклы түгел. Чөнки әдәп-әхлак башы авылларда бит.