«Ятим бала тәрбияләгән кеше җәннәттә минем белән ике бармак кебек янәшә булыр» (Хәдис)

20-21 сентябрьдә Әлмәт ислам мәдрәсәсенең кичке бүлегендә укулар башлана

Гарәп телен, тәҗвидне, ислам нигезләрен, сира һәм башка фәннәрне өйрәнү буенча дәресләр атна саен пәнҗешәмбе һәм җомга көннәрендә 18.00 дән 21.00 сәгатькә кадәр Үзәк мәчеттә үтәчәк. Укырга керү өчен кирәкле документлар: паспорт күчермәсе, ИНН, СНИЛС, белем турында документ, 3х4 см зурлыгындагы фоторәсем. Уку дүрт ел бара.